Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта

Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә – 28 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык.

Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Казанда төнлә минималь һава температурасы 0..-2, көндез 0..+2 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода