Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртән эшкә барасы, кич өйгә кайтасы килсә – бу бәхет!

Үзе ишетмәгәндә дә артыннан яратып, зур хөрмәт белән сөйләрлек җитәкчеләр күпме икән?

Кул астында эшләүчеләр үзен күреп, күзенә чалынмавың хәерле, дип читкә тайпылмый, ә киресенчә, ерактан кычкырып сәлам бирә икән, бу – җитәкченең зур хәрефтән кеше булуы турында да сөйли.


Газетабызны укып баручылар белә, без әледән әле шәһәребездәге иң зур оешмаларның берсе – Серго исемендәге заводта намуслы хезмәт итүче гади эшчеләр турында язгалап торабыз. Һәм аларның һәрберсенең җитәкчеләрен ихлас хөрмәт итүләре, яратулары һәр сүзләреннән аңлашыла иде. Бу бездә әлеге шәхес­кә карата зур кызыксыну уятты. Хезмәткәрләрнең эчкерсез ихтирамын яулый алган 15нче цех башлыгы кем ул? Корбан һәм Ураза гаетләрендә барлык хезмәткәрләрне яңа чалынган сарык итеннән пешерелгән пылау белән сыйлау традициясен кем булдырган икән?


Зеленодольск районы һәм шәһәренең почетлы гражданы, «Татарстан Республикасы каршында казанышлары өчен» ордены, «Ватан каршында казанышлары өчен II дәрәҗә» орден медале һәм башка бик күп дәрәҗәле бүләкләр иясе, Буа районы Черки-Кильдураз авылында туып үскән Сәет Сәлим улы Әхмәтшинның Казан химия-технология инс­титутын тәмамлап, Серго исемендәге заводка яшь белгеч буларак эшкә урнашуына быел 51 ел. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язма!

- Мин заводка Алексей Шустов директор булып торганда килдем, аннары аны Мәскәүгә минстр­лыкка алдылар. Ә 15нче цехны Сергоның легендасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Лазарев җитәкли иде. Ул безгә, яшь белгечләргә бик күп нәрсә бирде, кешелеклелек, эш сөючәнлек һәм гаделлек үрнәге булды, сокланыр­лык сыйфатлары күп иде. Аның белән соңгы көненә кадәр аралашып яшәдек, урыны җәннәттә булсын! – дип искә ала Сәет Сәлимович. – Эшләү дәверендә завод­ның төрле чакларын кичерергә туры килде, әмма аннан китү теләге булмады, җиң сызганып, ничек тә аякта калырга тырыштык. 1998 елның мартында директор булып Радик Хәсәнов килде һәм без аңа бик рәхмәтле. Аның җитәкчелегендә заводта уңай якка зур үзгәрешләр башланды – җитештерү кабат тулы көченә керде, даими заказлар, тотрыклы хезмәт хакы, лаек­лы шартлар булдырылды. Модернизацияләү, эш урыннарын тагын да уңайлау, яхшырту өстендә эшнең туктаганы да юк. Әле күптән түгел безнең цех территориясендә ике катлы административ-көнкүреш комплексы ачылды. Анда эшләүчеләр өчен барлык уңайлыклар булдырылган, душ, сауна, гардероб, ашханә. Яшьләргә үсәргә заводта бөтен мөмкинлекләр бар, урнашкан тырыш яшьләр бездә кала да, чөнки перспектива, киләсе көнгә ышаныч, канәгатьләнерлек хезмәт хакы – бүгенге көндә зур нәрсә. Бездә шартлар «иртән эшкә барасың, кич өеңә кайтасың килсен» шигаренә тая­нып тудырыла. Дин юлындагы хезмәткәрләребез мәнфәгатьләре дә исәпкә алынган – теләгән вакытта намаз укый, гыйбадәт кыла алалар.

Ярты гасырдан артык гомерен заводка багыш­лаган Сәет Сәлимович быел 75 яшьлек юбилеен билгеләде. Йөзеннән елмаю китмәгән, кешелек­ле, искиткеч тәҗрибәле, бар күңеле белән янып эшләүче белгечне заводтан җитәкчеләрнең дә, бер йодрык булып ничә еллар хезмәт иткән 15нче цех коллективының да җибәрәсе килми.

– Мин Сәеткә инде бер ун еллар элек ялга китү турында сүз кузгатып караган идем. Тормыш матур, шөкер, инде гомеребез буе эшләдек, тырыштык, булдырдык. Кайчан шуларның рәхәтен тоеп яшибез соң, кайчан дөньяның тәмен-ямен татып калабыз, дип, эштән китәргә тәкъдим иткән идем. Ул, әгәр дә эштән китсәм, бик тиз сүнәчәкмен, эшсез тора алмыйм мин, дигәч, аны аңладым, – дип уртаклашты язмабыз героеның пар канаты Наилә Фазыловна. – Чынлыкта ....

Язманың дәвамын газетабызның 13 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев