Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртә срокларда диагностикалау гомерне саклап кала

2 - 8 сентябрь - тире авыруларын профилактикалау атнасы.

Тире авырулары – тән тиресен һәм андагы май һәм тир бизләрен, тырнакларны, чәчләрне зарарлаучы авырулар. Тире авыруларына теләсә кайсы җенестәге һәм яшьтәге кешеләр дучар була. Әлеге авыруларның бер өлеше йогышлы булса, кайберләре хәтта үлемгә китерергә мөмкин, шуңа күрә кичекмәстән дәвалануны таләп итә.

Тире авырулары тиренең күренеп торган урыннарында да (биттә, кулларда, аякларда), шулай ук күзгә күренми торган урыннарда да булырга мөмкин. Табанның тире авырулары киң таралган, – мәсәлән, гөмбәчек (грибок). Тире авырулары лаборатор һәм инструменталь тестлар ярдәмендә диагностикалана, кайбер очракларда карау да җитә.

Күп кенә авырулар мөстәкыйль, бер өлеше организмның башка авырулары симптомнары булып тора, мәсәлән, тимгелләр бавыр авыруы билгесе булырга мөмкин. Тире шешләрен диагностикалау ысулларына авыру тарихын һәм гаилә анамнезын анализлауны, тулы физикаль тикшерүне, визуальләштерү ысулларын куллануны, биохимик һәм иммунологик, биоптат, гистологик һәм лаборатор тикшеренүләрне үз эченә ала. Пациентларга мәгълүмат бирү һәм табиб тарафыннан тирене тулысынча тикшерү тиредә яман шешләрне иртә стадияләрдә ачыклау өчен беренчел әһәмияткә ия.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев