Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртә белән ашыга - ашыга эшкә җыенам

Берзаман телефоным шалтырый.

Карасам улым икән. Казаннан бер ай хәрби укулар узып хәрби нокталарга китәләр иде ул көнне. Кулым калтырый, көчкә телефон кнопкасына бастым.


-Әни, нәрсә хәлләр? Ничек анда кечкентик, - ди сөенечле тавыш белән.


-Улым, ярый, - мин әйтәм. Үзең ничек, без монда яхшы булмыйча, димен телефоннан теге якка чыгардай булып.


-Әни, рәнҗемә инде минем сиңа бер үтендем бар, бүген без шул шул урыннан поезд белән үтәбез. Янымда хәрби дустыма берничә әйбер кирәк иде. Шуны чыгара алмассызмы? Аның якын кешеләре юк. Шуңа булышыгыз әле зинхар. Миңа бер нәрсә кирәкми, әни. Үтенеп сорыйм. Поезд туктамый, узып кына китәчәк. Шул нәрсәләрне генә чыгара алмагыз ул сезгә мең рәхмәтләр укыр иде. Теге кечкендүкләргә әйтеп торма әни, -ди. Бу семьясын әйтә инде.

- Ай аллам, чыгарврбыз улым. Ә үзеңә дигән идем телефон шап сүнде. Бөтен дөньям калтырый башлады. Нәрсәгә ябышырга белмим. Тизрәк начальник номерын җыям. Әле рәхмәт, хәлемне аңлады. Соң бу балаларга бер кайнар ризык бирмичә ничек була инде, димен. Сәгатькә карыйм, 4 сәгать вакыт бар.


Теге егеткә әйберләр артыннан района барырга. Улыма иң беренче кеше кайгысы кирәк. Беләм, әлләниләр пешерәм дә, ул кешегә әйбер булмаса, күңеле тыныч булмаячак аның.
Такси алып районга чаптым. Башым эшләп бетерә алмый: улым сораган нәрсәләрне кая саталар соң? Бәрелә сугыла барысын да алдым. Йөрәгем авызыма килде. Мин әйтәм әйбер пешереп өлгерәмме юкмы? Очып кайттым такси белән.
Кулым калтырый, үзем ит турыйм, үзем телефоннар күземне бер секундка да алмыйм. Ичмасам чүпрәм дә иске. Ходайның рәхмәте, балалар ризыгы икәнлеген белеп эшкәртте ахыры: камырым болыт кебек күтәрелде. Үзем шатлыгымнан елыйм үзем өчпочмак эчлеген ясыйм. Тиз-тиз ике таба камыр ясап мичкә тыктым. Сәгать атлый бит. Мич эченә үзем кереп пешердәй булып көтәм.


Улымның хатыны һәм кечкенә баласына әйтергәме, юкмы дип өзгәләгәм. Әйттем инде, мин әйтәм йөрәгем шулай куша дим үземә. Килен нәрсә эшлим, ди. Җыеныгыз гына, баланы яхшы ктендер, дидем. 1 яшь кызыбызга. Килен машина белән йөри. Тиз тиз теге егеткә дигән нәрсәләрне тутырды. Мин кайнар өчпочмакларны бер төенчек итеп ясадым. Шунда тагын вак төяген куйдым.

Ул йоткан урынга өйдән чыгып киттем. Килен рульдә, малай итәгемдә. Тирләп чыкты. Мин әйтәм йөрәгемнең кайнарлыгы этә ахыры бу сабыйны. Кая туктарга икәнлеген дә белмибез. Карасам тимер юл буенда кешеләр әйберләр күтәреп чабалар.

- Әйдәгез, куй машинаңны, - дип атылып чыктым кабинадан.

Мин әйберләрне эләктердем, килен малайны күтәрде. Алар өчен дә куркам, зинхар поезд асты тирәсенә якын бармагыз, дип. Килен елый, үкси, мин тешемне кысып түзем. Ә авызым ачсам, ялкын бөтен дөньяны ямап ала торган булгандыр кызлар.


-Шул безнең поезд! Солдатлар Поезды, -  дип акырышалар. Составта хәрби техника күреп авып китә башладым. Мин әйтәм ничек соң моңа ышанырга?! Бу бит уен гына түгел. Поезд гүләп янымнан чаба, көзге салкын ачы җил күз күремен алдый. Үзем Улымның хатыны белән баласын да күәемнән ычкындырмыйм, үзем тәрәзәләрдән кулларын сузган солдатларга әйберләремне сузам. Бирә генә алмыйм бит! Инде поезд узып китә дип үксеп вагоннар артыннан алга чабам. Минем артымнан кулына баласын күтәргән киленем.
Ходайның рәхмәте поезд азрак әкренәйде: Әни, дигән тавыш ишеттем. Поездның әллә тамбур, әллә туалет тәрәзәсендә улымның йөзен күреп алдым.
Тез башларым йомшарды. Йөрәксенеп кулымдагы төенчегемне суздым.


- Бу теге малай әйберләреме? - ди. Ичмасам тәрәзәсе дә кечкенә! Теге камыр ризыкларын биргәндә шул малай әйберләре дигән сумкам кулымнан төшеп китте бит!

Балакаем өметсезлек белән үзе миңа карый, үзе улы белән хатынына кулын болгый. Шунда улына әйбер чыгарган бер ир-ат шул сумканы алып, бер вагон ишегеннән поезд ишегенә ташлады. Мин шатлыгымган кычкырып елап җибәрдем.
-Улым анда әйберләр анда, - дип кычкырам.
Рәхмәт әни, син минем иң кадерле кешем. Балалар синең белән...- дигәнен ишетеп калдым. Шунда поезның соңгы вагоны янымнан үзып китте.
Киленем кызын кочаклап үксеп үксеп елап басып тора иде. Мин яшьләремне яшердем. Әкрен генә рельс буйлап атладык. Үзем атлыйм, ә үземнең әйтерсең лә аяк астым да бернәрсә дә юк. Мамыкка баскан кебек. Ходаем, үзең ярдәмең бир шушы газиз колларыңа, үзең хуҗа бул патшалар хөкеменә дип телим.

Бераздан телефоныма тагын хәбәр килеп төште.
-Әни, кызым, яртаканым, рәхмәт сезгә. Барысы да яхшы. Әни, сиңа полкташым мең рәхмәтләр әйтә. Исән сау кайткач ул иң беренче синең яныңа киләчәк. Үземә шундый сүз бирдем ди. Саулыклы гомерләр тели. Аның беркеме дә юк, әти-әнисе үлгән. Туганнары бизгән, дигән.

Тагын сөйләвен дәвам иткән


-Синең кечкенә тәрәзәдән биргән кайнар төенчегеңне кулымнан кемдер алды. Без монда бүлешеп тормыйбыз. Бергә ашыйбыз. Вагоннар буйлап синең ризыкларны эзләп барганда бер вагонга кергәч борыгыма таныш ис килеп бәрелде.
Әни, мин шунда бер генә мизгелгә өйгә кайтып килдем. Шундый тансык ис! Рәхмәт сиңа, бер кырыйга чүмәшеп, өчпочмакларны тәмле итеп ашадым. Сиңа менә дистәләгән солдат рәхмәт әйтә,
 - дигән.

 

Чыганак: Буа кызлары Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

8

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев