Ирләр күзлегеннән караганда, идеаль хатын менә нинди булырга тиеш
Хатын булса – шундый булсын
Ирләр күзлегеннән караганда, идеаль хатын менә нинди булырга тиеш:
- Һәрвакыт матур һәм күңелле. Нинди дә булса йолдызга кияүгә чыгу мөмкинлеге булып та, бары тик сезне сайлаган. Чәчләре ефәк кебек.
- Яңгыр да юып төшерә алмаслык күркәм. Алтын-мәрҗәннәргә һәм кыйммәтле мехларга аллергиядән башка бернәрсә белән дә авырмый.
- Өй җиһазларын үзе генә тегендә-монда күчерү фигурасына файдалы булганга, сезне андый эшләргә якын да китерми.
- Ашарга пешерү, өй җыештыру, машина яки телевизор ремонтлау, өйне буяу һәм дәшми тору буенча эксперт.
- Кредит карталарын күралмый.
- Иң яраткан сүзтезмәсе: «Кадерлем, синең өчен тагын нәрсә эшлим?»
- Сезне дөньяда иң акыллы һәм иң чибәр ир дип саный.
- Сезнең дусларыгыз белән кая да булса баруыгызны теләп кенә тора.
- Сезне генә ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев