Иркә: «Дәшми утыру җитәр дип уйлыйм»
Җырчы артыннан сәер кешеләр күзәтеп йөри.
«Соңгы араларда, бигрәк тә Питрәч концертыннан соң, минем эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри башлады. Аңа кадәр дә инде башка төрле машиналарның да торуларын күрдек. Мин болай гына, дип уйлаган идем. Кая гына барсам да, безнең арттан йөрүче машина 159 регионнан. Машинаның маркасын әлегә әйтмим, номерлары да бар. Без инде аны, әлбәттә, яздырып бардык. Мин үземнең гаиләмне, үземнең сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарымны сакларга тиеш. Чөнки андый хәлләр булды элек, тик ул вакытта мин дәшми калдым. Дәшмичә утыру җитәр дип уйлыйм. Яисә бүгенгесе көннән туктатасыз минем арттан күзәтүне, булмый икән инде, туктатмыйсыз икән, канун буенча эш итербез. Без прокуратурага заявление язачакбыз. Җитте! Җитте шоу-бизнес уеннарын уйнавыгыз да җитте, төрле яктан төрлечә кысуыгыз җитте,» – дип мөрәҗәгать итә җырчы Иркә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев