Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җир шарында 42 миллион кеше ВИЧ белән яши

Ел саен майның өченче якшәмбесендә дөньяда СПИДтан үлгән кешеләр искә алына.

Беренче тапкыр ул 1983 елда Сан-Францискода билгеләнгән, ә берничә елдан соң әлеге авыруга каршы хәрәкәт символы — киемгә беркетелгән кызыл тасма барлыкка килә. Хәзер дөньяда ВИЧ белән 42 миллион кеше яши, аларның саны көн саен 14-15 меңгә арта.

«ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» учреждениесенең Яшел Үзән филиалы мәгълүматларына караганда, 2021 елда безнең районда ВИЧ-инфекциянең 48 яңа очрагы теркәлгән, 2022 елның дүрт аенда – 11. Күпчелек авыручылар 30-39 яшьтә булып, аны алар нигездә җенси юл белән йоктырган (77%).
Россиядә ВИЧ-инфекция беренче тапкыр 1987 елда теркәлә. Шул вакыттан алып илдә 1,5 миллионнан артык кеше ВИЧ йоктырган, 413 930ы үлгән. ВИЧка бәйле эпидемиологик хәл киеренке тора. Һәм, әгәр элек аны наркоманнар, тәртипсез җенси мөнәсәбәттә булучылар йоктырса, хәзер ул гомуми популяциядә дә актив тарала.
Без, ВИЧ-инфекцияле кешеләрне табып, бу авыруны аларның ничек ачыклавы белән кызыксындык.

Арыслан, 34 яшь:
– Беренче тапкыр «СПИД» турында мәктәп яшендә ишеттем. Бервакыт шулай дәрестән кайткач радиодан Земфираның: «У тебя СПИД, и значит, мы умрем» дип җыр лаганын ишеткәч, «СПИД нәрсә ул?» дип әнидән сорадым. Ул: «Подъездларда бер-берсенә укол кадый торган наркоманнар авыруы һәм алар куркыныч газаплардан үлә», – диде. Шуңадыр, бу авыру минем хәтердә чума эпидемиясе кебек калган.
Мин мәктәпне тәмамладым, университетка укырга кердем һәм кызлар белән очраша башладым. Тормышым яшьтәшләремнән аерылып торды дип әйтә алмыйм: көндез – укуда, кичен – дуслар белән. Студент буларак, ниндидер асоциаль яшәү рәвеше алып бардым дип әйтмим, арзанлы сыра эчкән, тәмәке тарткалаган вакытлар булса да. 18 яшемдә бер кыз белән таныштым, 19да икенчесе пәйда булды, ә тагын берничә елдан соң Алинә белән очраштым һәм бергә яши башладык. Яшермим, кайчагында мин башка сөйкемле кызларны да күзләдем, әмма Алинәгә хыянәт итмәдем.
Шулай бер көнне Алинә гадәттәгедән соңрак кайтып, җитди сөйләшү булачагын әйтте. Андый сөйләшүләр, нигездә, аерылышуны күздә тота һәм мин шуны көттем дә. Әмма барысы да күпкә катлаулырак булып чыкты. «Бүген мин ВИЧ-инфекцияле булуымны белдем. Сиңа да тикшеренергә кирәк», – диде ул миңа ниндидер катгыйлык белән. ВИЧны ул элек егеттән эләктерү ихтималын, аерылышуыбызга аңлап караячагын, әмма бу хакта аның әнисенә әйтергә ярамавын җиткерде.
Инженер әти һәм укытучы әни тәрбияләгән гаиләдән була торып, ничек шулай фахишәләр һәм наркоманнар белән бер рәттә була алам, дигән сорау мине бик борчыды. Бу минутларда мине Алинәнең ВИЧны каян йоктыруы да һәм элеккеге егетенең нинди булуы да кызыксындырмады. Баштан бары «нәрсә эшләргә?» дигән сорау чыкмады. Бу эгоизмның иң нык чагылышы булгандыр, мөгаен.
Алинәнең гафу үтенүләрен дә ишетә алмадым һәм шок хәлендә булып, үземнең ир-ат булуымны да онытып, еладым.
Иртән анализ бирергә барырга кирәк иде, аңлагансыз дыр, ул уңай булды. Шуннан соң мин ярты ел депрессиядә, тормыштан ваз кичү халәтендә яшәдем. Психологларга, психиатрларга, антидепрессантларга, түләүле табиблар консультацияләренә тотылган акчалар бихисап булды. Хәзер бу халәтемә ияләштем, үз белгечлегем буенча эшлим һәм серемне кайбер дусларыма да чиштем. Сүз уңаенда, Алинә белән без әле дә бергә.

Надия, 29 яшь:
— Мин яшүсмер яшеннән үк аралашуны күбрәк урамнан эзләдем. Иртә кияүгә чыктым. Никах озак дәвам итмәде һәм 20 яшьтә мин бөтенләй ирек ле идем. Егетләрне бик еш алыштырдым. Саклану чаралары турында кайгыртмадым. 22 яшемдә аборт ясаттым, анализлар бирдем. Бер атнадан соң миңа йогышлы авырулар кабинетыннан шалтыраттылар.
СПИД-үзәктә табиб ел дәвамында 3 айга бер тапкыр кан тапшырырга кушты. Әгәр диаг ноз расланмаса, исәптән төшерәчәкләр диде. Диагнозларның еш раслану-расланмавы белән кызыксынгач: «Әгәр син куркыныч зонасында (тәртипсез җенси тормыш алып бару яки наркотиклар куллану) булсаң, расланырга мөмкин. Юк икән, вирус сиңа ничек эләксен?», – диделәр.
4 көннән соң диагнозның раслануы, тагын анализ тапшырырга кирәклеге әйтелде. Психолог ярдәменнән мин

  • баш тарттым. Хәзер әйткәнем, мөгаен, кыргый яңгырар, тик ВИЧ тормышымны танымаслык итеп үзгәртте. Күптән түгел мин СПИД-үзәктә: «ВИЧ — минем тормышымда булган иң яхшы әйбер» дип әйткәч, табиблар шаккатты. Ә мин: «Ул миңа Аллаһ Тәгалә бүләге», – дидем. Психологик яктан мин диагнозымны җиңел кабул иттем. Депрессияләр булмады. Акрынлап очраклы элемтәләрдән баш тарттым. Аннары наркотикларны, тагын берничә елдан эчүне һәм тәмәкене ташладым. Аннары ВИЧ-инфекцияле иргә кияүгә чыгып, сәламәт бала таптым. ВИЧка кадәр тормышымның коточкыч булуын искә төшерәм. Хәтта ВИЧ белән дә яшәргә була. Күп кешеләрдән аермалы буларак, авыруымны сер итеп тотмыйм, ачык йөз белән яшим. Безнең илдә эпидемия проблемасы ВИЧ-инфекциялеләрнең үз статусларын тырышып яшерүләренә дә бәйле дип саныйм.

    Кыскасы, ВИЧ-инфекция ул хөкем карары да, Земфира әйтмешли «үлдек» дигән сүз түгел. Вакытында дәвалансаң, гаилә дә кора, балалар да үстерә аласың. Дөрес, башта аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табу җиңел булмаса да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев