Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җир мәсьәләсендә прокуратура таләбен суд аклаган

Яшел Үзән прокуратурасы муниципаль район башкарма комитетында җир, аны бәяләү һәм милек турындагы законнарның үтәлешен тикшергәндә кайбер кимчелекләргә тап булган. Эшләмәгән генә хаталанмый дип дөрес әйтәләрдер инде.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов аңлатуынча, тикшерү барышында ЯҮМР башкарма комитеты «Башнефть-Розница» ширкәтеннән  мена юлы белән муниципаль ихтыяҗлар өчен Россия Федерациясе законнарына сылтама ясап, үзенең карарын чыгарып, Новостроительная урамындагы АЗС урнашкан җирне һәм аның бинасын ала. Шул карарлар нигезендә  башкарма комитет  алынган милеккә алмашка  бу ширкәткә ике җир участогы бирә. Аның берсе – 20 000 квадрат метры  Октябрьский авыл җирлегенә кереп, сәнәгать, энергетика, транспорт һәм элемтә җирләре категориясенә кертелгән. Икенчесе –  5000 квадрат метры  Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамында урнашкан һәм торак пункт­лар җирләре категориясендә.
Тикшерүләргә караганда, Новостроительная урамындагы җир участогы муниципаль ихтыяҗлар өчен  «Зеленый  Дол» станциясенең 758нче чакрымы тимер юлы аша  путепровод  объектын төзү өчен дип алынган.  Заказчысы булып «Главтатдорстрой» ГКУ тора.  Әмма әлеге путепровод  муниципаль милек була алмый, чөнки ул федераль һәм региональ ихтыяҗлар өчен каралган. Шуңа ярашлы рәвештә,  АЗС хуҗасыннан җир участогы муниципаль ихтыяҗлар өчен түгел, ә дәүләт өчен алынырга тиеш булган.
Шулай ук ЯҮМР башкарма комитеты «Башнефть-Розница» ширкәтенә караган җир участогын алмаштыру буенча  дәүләт кадастр бәясен 3 тапкыр арттырып куйган.  
– Җир участокларын алмаштыру буенча әлеге сделка  Яшел Үзән муниципаль районы  берәмлеге өчен икътисади яктан  файдалы түгел һәм  мена килешүе төзелгән очракта ул зыян гына китерәчәк,  – дип сөйли Азат Бәдретдинов. – Ачыкланган җир законнарын бозу һәм бу карарны юкка чыгару буенча прокуратура  ЯҮМР башкарма комитетына протест чыгарды, әмма башкарма комитет аны үтәмәде. Шул сәбәпле без башкарма комитет чыгарган актларның тулысынча дөреслеккә туры килмәвен тану турында  иск гаризасын судка җибәрдек. Суд прокуратура таләбен  дөрес дип тапты һәм үз карарын чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура

2
X