Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү җиңеләя

2022 елда җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерүнең яңа мөмкинлекләре барлыкка килде.

Максатчан билгеләнешле җир кишәрлекләрен арендалау процедурасы шулай ук гадиләштерелде.Әйтик:
1.Дәүләт яки муниципаль җир кишәрлеген шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару өчен сатып алу.
2. Россия Федерациясе гражданнары һәм юридик затлар тарафыннан җир кишәрлеген чит илдән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерүдә куллану өчен арендалау шартнамәсен төзү.
Аренда килешүендә җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртүне тыю һәм җирдән максатчан файдаланмаган очракта килешүдән берьяклы баш тарту билгеләнә.
җир кишәрлеге арендага, әгәр эшчәнлек төре билгеле бер зона, җир, территорияләр режимы белән рөхсәт ителсә, шәһәр төзелеше документларының эчтәлегенә бәйсез рәвештә бирелә. Документлар 6 ай эчендә төгәлләштерелергә тиеш.
Карар нигезендә масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда, дәүләт яки муниципаль милеккә җир кишәрлеген алу шартнамәсен төзү күздә тотыла. Әлеге карар илебездә импортны алыштыручы продукция, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм итәчәк.
Һәм иң мөһиме, гади гражданнарга һәр 3 ел саен аренда шартнамәләрен яңадан рәсмиләштерер гә түгел, ә гаиләсе тарафыннан бакчачылык өчен файдаланыла торган җир участогын милеккә алырга ярдәм итәчәк.
Яз – чәчү һәм авыл хуҗалыгы культураларын утырту вакыты. Әгәр җирне рәсмиләштерү процедурасы, чыннан да, гади һәм уңайлы булса, тиздән күп кенә ватандашларыбыз йөзләрчә сутыйларга ия булачак. Арендага алынган участоклар хуҗаларының да, билгеле бер вакыт узгач җирдән файдалану хокукын югалтачакларына карата шиге юкка чыгачак. Бу бик яхшы һәм урынлы инициатива.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев