Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир-егетләр эшеме инде ул урлашу

Яшел Үзән прокуратурасы талаган һәм кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен 26 яшьлек Александр Мининга (исем-фамилиясе үзгәртелгән) гаеп­ләү чыгарып, аның эшен шәһәр судына җибәргән.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу кеше Төзүчеләр проспектында урнашкан  сәүдә үзәгенә кереп, анда үзенең җинаятьчел гамәлен кыла.  Ул анда товар урлап кесәсенә тутыра һәм яшертен генә  чыгып китмәкче була. Әмма  аның әйбер урлап чыгуын  касса янындагы урлауларга каршы  куелган системаның сигнализациясе күрсәтә. Аны, әлбәттә инде сак хезмәткәре туктатып, урланганны кире кайтаруны таләп итә. Александр бары бер шешә энергетик эчемлекне генә чыгарып күрсәтә. Калган урланган товарны күрсәтмичә, каршылык күрсәтеп  сакчыга да суга.

Бу кешенең җинаятьчел гамәлләре аркасында сәүдә үзәгенә – 300 сумнан артык, ә сак хезмәткәренә физик  зыян килә.
Дөрес, тикшерү барышында Александр гаебен танырга һәм зыянны да кап­ларга мәҗбүр була. Әмма эше зурга китә.  Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 161нче маддәсенең 2нче пункты буенча гаепләнә. Бик кызганыч, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр кибетләрдән әйбер урлап ваклана, оятка кала. Хәзер инде ул үзенең биографиясенә дә тап төшергән дигән сүз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев