Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир белән хатын арасында якынлык булганнан соң хатын-кыз госел коенганда, чәчен юмаса ярыймы

Юеш кул белән генә сыпырып җибәрсәң буламы?

Укучылардан килеп ирешкән сорауларга Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирүен дәвам итә. 

– Әгәр хатын-кыз якынлык кылганчы чәчен үргән булса һәм ул аларны интим вакытында сүтмәгән икән, чәчне тамырларына кадәр юешләтеп, ә толымнарны дымлы кул белән сыпырып алу да җитә. Бу хакта галимнәр дәлил итеп Умм Саламадан хәдис китерә: «Аллаһның илчесе, мин чәчләремне тыгыз бәйләгән хатын-кыз, аларны ритуаль пычраклыкны юар өчен таратырга тиешме?» – дип сорый. Ул: «Юк, башыңны өч мәртәбә юеш­ләтеп алу да җитә. Аннан коенып алгач, син пакьләнерсең», – дип әйтә.

– Миңа 40 яшь, иремә 50 тула. Әмма безнең инде күптән якынлык юк. Мин теләсәм дә, ирем кире кага. Мондый очракта ир гөнаһлы булып саналамы? Хатын-кызга бит иренең теләген кире кагарга ярамый, ә ирләргә ничек?

– Әгәр ирегез, сезнең ихтыяҗыгызга карамастан, якынлык кылудан баш тарта икән, димәк ул сезнең хокукларыгызны боза һәм сезне җәберли, бу очракта ул гөнаһлы. Чөнки ир хатынын үз мөмкинлекләре чикләрендә һәм аның теләген исәпкә алып канәгатьләндерергә тиеш. Коръәндә әйтелгәнчә: «Алар (хатыннарыгыз) белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, яратыгыз, хөрмәт итегез, хокукларын үтәгез». Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: «Сезнең хатыннарыгызга карата хокукыгыз бар, һәм хатыннарыгыз да сезгә хокуклы. Әгәр дә ирегезнең авыру яки башка шундый җитди сәбәбе бар икән, аның өстендә гөнаһ юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев