Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир-атка урлашу килешми

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (чит кеше мөлкәтен урлау) гаепләп, 39 яшьлек кешегә карата җинаять карарын раслап, аны судка юллаган.

Тикшерү күрсәтүенчә, 2019 елның 25 апрелендә бу ир Зеленая урамындагы 23нче йорт янында тукталган «Лада Приора» маркалы автомобиль салонын ачып, аннан 8 мең сумлык мобиль телефон урлый.
Бик яшертен эш итсә дә, барыбер тотыла. Аңа карата җинаять эше кузгатыла. Бу кеше кылган гамәлен тулысынча таныса да, аңа суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. Әлегә карар чыгарылмаган. 
Типсә тимер өзәрдәй булган бу ир-атка вак-төяк әйбер урлап, суд эскәмиясенә барып утырасы түгел дә бит. Юк, шундый ысул белән үз биографияләрен пычраталар, намусларына тап төшерәләр. Эшең булмаса, аны эзләргә, таба алмасаң, үз эшеңне ачарга мөмкинлекләр күп булган бу заманда болай урлашып йөрү килешми, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев