Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир-ат белән нәрсә турында сөйләшү катгый тыела!

Ир-ат белән нәрсә турында сөйләшергә ярамый, сезгә берничә киңәш бирәбез. Аларны үтәсәгез, ир-атлар сезнең авызыгызга гына карап утырачак.

Элек очрашып йөргән егетегез, яисә аерылышкан ирегез турында сөйләмәгез.
Әгәр дә сез элеккегеләрегез турында начар сөйләсәгез, егетегездә сорау туарга мөмкин:"ул шундый начар булган икән, нигә аның белән очраштың соң?». Шулай ук, моңарчы йөргән егетегез турында артык хисләнеп тә сөйләмәгез, бүгенге сөйгәнегез әле дә сез аның хакында уйлыйсыз дип әйтергә мөмкин
Ир-атлар белән аралашканда, үз-үзеңне тәкәббер тотарга һәм борынны чөяргә кирәкми. Төптән белми, аңламый торган темага акыллыланып утыру, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә тагу бер дә килешми хатын-кызга.
Сөйгәнең янында башка ир-атларны мактап, аларны күккә чөю бер дә ярамый торган хәл. Чөнки мондый вакытта ир-ат башкалар белән чагыштырганда үзен булдыксыз һәм көчсез итеп хис итәчәк.
Сөйгәнегезнең дуслары һәм якын кешеләре, бигрәк тә аның әнисе турында аның алдында тискәре фикер әйтмәгез. Хәтта ул егылып китәрлек сүзләр әйтсә дә, тәмсез аш-су пешерсә дә. Ир — атка дусларың кызыксыз, алар белән аралашма дигән чикләүләрне шулай ук куймагыз. Зинһар, үз фикерегезне үзегездә калдырыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес киңәшләр, мин шулай күрше ир-атын бик сабыр, әйбәт, диеп мактаган, идем дә, шуңа чыгасың калган, дип авызны япты!

    2
    X