Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ипи – иман, ипи югы яман

«Әгәр дә үз кулларың белән эшләп тапкан икмәгең бар икән, Аллаһыдан аңа май ягуын да үтенергә ярый». (Баурҗан Тойшибәков)

Икмәк – вакыт тарафыннан бирелгән иң зур сынауларны узган традицион кыйммәтләрнең берсе һәм аны безнең тормыштан берни дә кысырыклап чыгара алмаган. 

Җир йөзенең төрле почмакларында яшәүче кешеләр иртәнге ризыкларын икмәктән башлый. Мичтә кызарып пешкән хуш исле ипине кулыңа алгач, еш кына шушы ризыкка, аңлатып бирә алмаслык яшерен рәхмәт хисе кичерәсең. Икмәк – табигать һәм кеше хезмәте тудырган гаҗәеп, иң ышанычлы азык продуктларының берсе. Ул меңъеллык кеше зирәклеге, осталык һәм дөньядагы иң кирәкле хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Безнең Яшел Үзәндәге 1нче номерлы икмәк заводының гасырга якын тарихы дәверендә, халыкны төрледән-төрле икмәк һәм кондитер эшләнмәләре белән өзлексез тәэмин иткәне өчен казанышлары бихисап. Биредә, безнең өстәлләрдә шушы көндәлек олы ризык булып торсын өчен, көнне-төнгә ялгап хезмәт куючылар югары бәяләүгә бик лаек. Завод җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре бер урында таптанмый, алар заман белән бер сулышта булып, гел яңарышта һәм эзләнүләрдә.

Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№15).

 Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев