Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернеттан алган товар ватык булса нишләргә?

– Хатыныма бүләккә Интернет аша электрон китапка заказ биргән идем.

Алдан ук түләп тә куйдым. Нәтиҗәдә, миңа хәтта кабынмый да торган китап җибәргәннәр, ә мин моны курьер киткәч кенә ачыкладым. Сатучы электрон хатларыма җавап бирми һәм шалтыраткач, өзә. Миңа нишләргә? Товарны кире тапшыру мөмкинлеге бармы? Ул бит арзан әйбер түгел. Сайтта күрсәтелгән адреслары безнең шәһәрдә, үземә барыргамы?

– Әгәр дә электрон китапны кабызу һәм зарядкалау бернинди дә уңай нәтиҗә бирмгән икән, чынлап та, сезгә брак товар җибәргәннәр. Сатучының кыланмышлары да, интернет-кибеттә кулланучылар хокук­ларын яклау турындагы законның үтәлеше буенча тикшерү таләп итеп, Роспотребнадзорга хәбәр итү теләге уята. Әгәр дә брак товарны дистанцион юл белән сатып алгансыз икән, сез, шулай ук, гадәти кибеттән сатып алучы хокукларына ия. Тик мөһим үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, китерелгән товарны бернинди аңлатуларсыз, бер атна дәвамында кире тапшыра аласыз һәм сезгә тапшырганчы, шулай ук, товардан баш тартырга мөмкин. Сайтта заказ биргәндә яки кулыгызга товарны тапшырганда, 7 көн дәвамында товарны кире кайтару хокукыгыз турында мәгълүмат бирергә тиешләр. Әгәр дә бу турыда әйтмәгәннәр икән, димәк, ул срок 3 айгача озайтыла. Браксыз товар китерелгән очракта да, доставка өчен генә түләп, аңардан баш тарта аласыз. Хәзер сезгә, озакка сузмыйча гына, сатучы кибет адресына белдерүле (уведомление) шикаять хаты юлларга кирәк. Үзегезгә барып йөрү мәҗбүри түгел. Товар өчен түләү документлары копиясен хатка беркетергә онытмагыз. Товарга экспертиза ясау таләп ителгән очракта, анда катнашырга теләгегез барлыгын да белдерегез. Бу, соңыннан сезне гаепле итеп калдыру өчен товар белән берәр нәрсә эшләтмәсеннәр өчен, мөһим. Бракның баштан ук булуын исбатлау өчен шаһитлар булуын да искәртегез. Чөнки, җитештерүче дефекты булган техник яктан катлаулы товарны бары тик 14 календарь көн дәвамында гына кире тапшырырга мөмкин, ә ул җитешсезлек җиңелчә генә булса, күпчелек бары тик төзекләндерү генә тиеш. Шулай да, әгәр дә ул бик еш ватыла, ремонтларлык түгел яки аны бик озак төзекләндерәләр икән, ул товарны ике ел дәвамында кире тапшырырга була. Сатучылар шикаятегезне игътибарсыз калдырса, йә булмаса кире какса, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Анда инде мораль зыянны да каплауларын таләп итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев