Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернетта шикле файллар табылган

Интернет челтәрендә экстремизм юнәлешендәге мәгълүматлар әледән-әле булып тора.

Яшел Үзән прокуратурасы экстремизмга каршы көрәшү өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен даими тикшерә. Менә шулай мониторинг барышында шикле аудио һәм видеофайл­лар табылган.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров сүзләренә караганда, Интернетка куелган «Вечный жид» видеофайлы шик уяткан. 2004 елның 25 маенда ук «Вечный жид» кинофильмы Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәр суды тарафыннан экстремистик материал буларак танылып, РФ Юстиция министрлыгының федераль исемлегенә кертелгән һәм Россия Федерациясе территориясендә  аны тарату тыелган.
Шулай ук «Циклон Б» музыкаль төркеменең «Каждый день под флагом смерти» аудиофайлы да табылган. Бу җырның текстын 2007 елның 1 октябрендә  Мәскәүнең Нагатинск суды экстремистик материал дип танып, аны Юстиция министрлыгының  федераль исемлегенә керткән.
Хәзерге вакытта  Яшел Үзән прокуратурасы  Интернетка урнаштырылган бу материалларны тыюны тану турындагы гаризаны шәһәр судына биргән. Озак­ламый алар судта каралачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: