Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернетка тоташтырылган җиһазны җимерү авыр

Ноутбуктагы камераны ничек җимереп булуын хакерлар төркеме моннан биш ел элек үк күрсәткән иде. Хәтта файдаланучы камераның эшләвен һәм төшерүен күрми дә. Аның каравы бүген дә кайберәүләрнең камерасын ябыштырып куюы күпләрдә көлке тудыра һәм юкка.

Бу хәлгә ахыргы ноктаны Марк Цукерберг (Америка программисты) куйды, аның бер фотосында арткы планда камерасы ябыштырылган ноутбук тора. Шуңа да иң яхшысы явыз ниятле кешеләрнең камерага ничек куллары җитүен һәм моның нәрсә белән янавын тикшерү.
СШАның милли эзләү директоры Джеймс Клэппер раславынча, бүгенге көндә интернетка тоташтырылган теләсә нинди җиһазны җимерүе авыр түгел. Камера эшли, ә сез җинаятьченең видео аша сезнең турында шәхси мәгълүматлар, мәсәлән, карта номеры яисә компромат җыюын күрмисез дә. Алай гына да түгел, хәзер акыллы колонкалар да мәгълүмат җыя ала. Хакерларга колонканың берсенә тоташып, бүлмәдә ниләр турында сөйләшүегезне тыңлау берни түгел. Шулай булгач иң гади вариант – кулыгызга скотч алып, хәзер үк камераны ябыштырып кую.
Безнең киңәшләр сезгә ярдәм иткәндер дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев