Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет челтәрендә Татарстан халкы яңалыкларны YouTube һәм "ВКонтакте"да эзли

Теге яки бу мәгълүмати каналларны сайлау кешенең яшенә бәйле.

Интернетта Татарстан халкы өчен мәгълүмат алуның төп каналлары YouTube видеохостингы һәм "ВКонтакте" социаль челтәре. Татарстанлыларның мәгълүмати өстенлекләре рейтингын "ПромРейтинг" агентлыгы әзерләгән.

Сораштырылучыларның 38,5%ы YouTube, ә "ВКонтакте" ны - 37,1% яңалыкларның төп интернет-чыганаклары дип атадылар. Топ-5кә, шулай ук, респондентларның 26,9% белән мәгълүмати сайтлар, 25,2% интернет-форумнар һәм Telegram мессенджеры 23,3% кергән.

Теге яки бу медиаларны һәм өлкәне сайлауның яшь белән үзара бәйләнеше аеруча ачык. 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр мәгълүматны күбесенчә "ВКонтакте"дан ала - үзебезнең социаль челтәрне сораштырылучыларның 60,8% ы атаган.

Әмма 18 яшьтән 24 яшькә кадәр булган яшьләр арасында бу ресурсның популярлыгы 50,9% ка кадәр кими, алга таба өлкән яшь төркемнәрендә кимү күзәтелә. Хәер, 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ул яңадан төп яңалыклар каналына әверелә, әмма аларның 35,3%ы өчен генә.

YouTube мәгълүмат чыганагы буларак, 18дән алып 24 яшькә кадәрге һәм 25 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр өстенлек бирә - 55,6% һәм 41,0%. Ул яшүсмерләргә дә кызыклы - 51,0%, әмма өлкән яшьтәгеләр арасында популяр түгел.

Яңалыклар чыганагы буларак Telegram-каналлар яшүсмерләр һәм 18 дән 24 яшькә кадәр яшьләр өчен мөһим - аларны 35,3% һәм 36,1% респондентлар телгә алды. Ә мәгълүмати сайтлар 36 дан 45 яшькә кадәрге һәм 46 яшьтән 55 яшькә кадәрге кешеләргә аеруча кызыклы. Бу төркемнәр арасында алар 33,1% һәм 34,8% белән алда бара.

Интернет-форумнар яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөһим (33,3% һәм 32,4%), әмма берсе өчен дә төп яңалыклар каналы булып тормый. Өлкән яшьтәгеләр арасында Татарстан буенча топ-5кә кермәгән мәгълүмат чыганакларының популярлыгы арта.

"Сораштыру 2021 елның 25 гыйнвар - 10 февралендә Интернет челтәре кулланучылары арасында онлайн-анкеталаштыру ысулы белән үткәрелде. Сораштырылучыларның 600е очраклы респондент. Төп эзләү системалары һәм социаль челтәрләр белән файдалану структурасы буенча репрезентатив мәгълүматлар төп челтәрләрнең иң актив кулланучыларының фикере кисешен чагылдыра ", - дип билгеләп үттеләр аналитиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев