Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иңнәреңдә канат барда, очмыйча түзеп кара»

Районыбызда булган милли вакыйгалардан читтә калмыйча актив эшчәнлеген алып барган, фикер тудыра белгән, тынгысыз һәм милләтенә тугрылыклы шәхес, Яшел Үзәннең Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Клара Филиппова бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Юбилей кичәсе, шәһәребезнең 5нче гимназиясендә оештырылып, анда Клара Мәрдан кызына искиткеч күңелле һәм кызыклы программа бүләк ителде. Бихисап котлаулар, чәчәк бәйләмнәре, җыр-биюләр – монда аларның барысы да бар иде. Кичәнең мәртәбәле кунак лары әйткән җылы котлаулар бик урынлы булды.
– Бөтен барлыгын биреп эшләгән кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтергә өлгермичә калабыз. Бүген кичәбез менә шул ялгышлыкларны төзәтү, Клара апаның тырыш хезмәтен бәяләү, – дип юкка гына сүзне башламады инде гимназиялеләр. Әдәби-музыкаль кичәдә юбилярның 80 еллык гомер йомгагын кирегә тәгәрәтеп, туганнан алып бүгенге көненә кадәр булган тормыш юлы чагылды. Ул гимназия коллективы һәм укучыларының иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. 
Клара Мәрдан кызының гомер юлына күз салсаң, балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, мәктәптә укыганда ук җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, клуб мөдиреннән алып мәдәният бүлеге җитәкчесе дә, укытучы да булып эшләгән, ике югары уку йортын тәмамлаган. 
Тормыш иптәше, хәзер инде безнең арадан киткән танылган журналист, китап лар авторы Александр Филипповның күп еллардан бирле уң кулы, фәрештәсе булуын да беләбез. Хәзер Клара ханым иренең басылмаган әсәрләрен җыйнап, китапларын чыгаруын дәвам итә. Аның иҗади эшчәнлегенә яшьләр кызыгырлык. Клара ханым республикада да яхшы таныш булган шәхес. Аны котларга дип килгән ТР Дәүләт Советы депутаты, күренекле язучы, шагыйрь Разил Вәлиев юбиляр адресына, шулай ук, җылы сүзләр җиткерде: 
– Бу бәйрәм сезнең һәм район өчен генә дә түгел, республика өчен дә күркәм чара. Мин сезнең һәм гимназия өчен сөенеп утырдым. Балалар саф татарча сөйләшә, җырлый, шигырьләр сөйли. Клара ханым башлап йөргән эш дәвам итә, уку йорты яши, чәчәк ата, милләткә хөрмәт арта. Кичәне әзерләүгә укытучылар зур хезмәт куйган. Клара ханым, мин сезне хөрмәт иткәнгә күрә бу чарага бик теләп килдем. Сез тынгысыз кеше, үз фикерегезне җиткерә белгән шәхес. Битараф булсагыз, күптән «сүнгән» булыр идегез. Шундый яшьтә дә аек акыллы, зирәк кешесез. Сезгә республиканың иң югары органы булган Дәүләт Советыннан аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзасы белән зур бүләк – Рәхмәт хатын тапшырам. Бу – сезнең хезмәткә югары бәя.
Разил Вәлиев Клара Филипповага республикада бик сирәк кешеләрдә генә булган алтын медаль дә тапшырды. Танылган шагыйрьдән юбилярга багышланган шигырь юллары яңгырады. Язучы бер уңайдан татар гимназиясенә үзенең соңгы вакытта чыккан китапларын бүләк итте.
Яшел Үзән татарлары тормышына, теленә кагылышлы, халыкның милли үзаңын уятуда, татар милләте бердәмлеген булдыру кебек проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә һәм туган телебезне саклауда башкарган эшләрен бәяләп, Клара Филипповага Яшел Үзән мәгариф идарәсеннән җитәкчесе Рәисә Афанасьева имзасы белән Рәхмәт хаты тапшырылды. 
Апас районында озак еллар җитәкче органнарда эшләп, лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Мәнфүсә Хәкимҗановадан, улы белән кызыннан юбиляр исеменә бик җылы котлаулар булды. 
Клара Филиппова кичәдә катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткереп, котлауларның уртак булуын билгеләде. «Бердәм булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була», – диде ул. 
Тынгысыз Клара Мәрдәновна ирешелгәннәр белән генә чикләнми, иҗади эзләнүләрен әле дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев