Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иңнәребезгә нур салучылар (дәвамы)

«Өстемдәге күлмәгемә күпләр карый сокланып, Кем текте, дип сорап куя, кайберләре тукталып...» (Әнәс Кари).

Авылдашларыбызны, илебездәге кием-салымга дефицит булган заманнарда, өс-башыбызны бөтен иткән ветераннарыбыз белән танышуны дәвам итәбез. Дания Сафиулла кызы Әхмәтҗанова-Шаһидуллина 1936 елда туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң (ул чакта әле авылыбыз Норлат ра йон статусын йөртә) ул башкарма комитетта машинистка булып эшли башлый. 1963 елда тегү әртиленә башта өйрәнчек, соңрак тегүче булып эшкә урнаша. Ул вакытта клиентларны кабул итүче (приемщица) Оркыя Хәйруллина, Резидә Шәрәфиева – кисүче булып эшли. Ни өчен тегүче һөнәрен сайладыгыз, дигән сорауга, Дания апа: «Чөнки мин яшүсмер чагымнан ук үземә киемнәр тегеп кия идем», – дип җавап бирде. Дания апа үз эшен бик яратып башкара, нинди заказ бирәләр, барысына да алына, тегә. Күлмәкләр белән бергә, җылы сырмаларга кадәр тегәргә туры килә аңа, чөнки план үтисе бар. Үзенең хезмәттәшләрен дә хөрмәт белән искә төшерә ул. Аңа яңа салынган бинада да эшләп калу мөмкинчелеге тия, 1991 елда Дания Әхмәтҗанова хезмәт ветераны булып, лаеклы ялга китә.
 

Тегү әртиленең тарихында хә тердә калырлык тагын бер ха нымны искә алып китәм, ул Хәйруллина Оркыя Шәйхулла кызы. 1956 елдан әлеге әртил –Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына (КБО) әйләнә. Озак еллар биредә заказлар кабул итүче, склад мөдире, җитәкче булып та, 1932 елда дөньяга килгән авылдашыбыз Оркыя Хәйруллина эшли. Ул КБОга эшкә килә, аны ул чактагы җитәкче Галимә апа Фәтхуллина эшкә ала. 1963 елда район Яшел Үзәнгә күчкәч, Норлат авылындагы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатын Юдинога күчерәләр, кайбер тегүчеләр шунда китә. Шул ук елны кабат тегү мастерское үзебездә, Норлатта эшен дәвам итә. 1966 елда Яшел Үзән шәһәре КБОсы составына күчерелә. Исемнәре алышынып торса да, җисеме шул ук кала. Оркыя Шәйхулла кызы тегү әртиленең алыштыргысыз халыктан заказлар кабул итүчесе, исәп-хисабын алып баручысы булып утыз биш ел – 1991 елга кадәр хезмәт куя. Күршебездә генә яшәгән Оркыя апаның эшкә барганын, кайтканын без урам кызлары кызыгып карап кала торган идек, чөнки ул һәрвакыт үзенә үлчәп тегелгән матур киемнәр, күлмәк, костюмнар киде. Үзе дә чибәр, горур, кирәк чакта туры сүзле, юмор хисле иде ул. Хә терлисездәдер әле, әртилгә кергәч тә, Оркыя апа каршы алганны. Әле белә идегезме, яңа «Ателье мод №6»ның да Оркыя Хәйруллина җитәкчелек иткән чорда, 1982 елда төзелгәнен? Тырыш, уңган, лидерлык сыйфатлары булган Оркыя Шәйхулла кызы хезмәт ветераны исеменә лаек була, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Хезмәттәшләре әле дә аны хөрмәт белән искә ала!
 

Авылдашлар алтын куллы оста тегүчеләрен, аеруча Гөлсем апа Гәрәеваны, аның апасы Динә апаны (исән-сау) яхшы хәтерли булыр. Аларның яшь аралары да бары бер генә ел, Динә апа 1938, ә Гөлсем апа 1939 елда туган. Әле мин дә яхшы хәтерлим, аларның әниләре Факия исемле иде, безнең авылга ул Ульяновск өлкәсеннән килеп, Норлат районының исполком башлыгы Петряковның (шулай әйттеләр) секретарь-машинисткасы була. Факия апа, өлкәнәеп барган әти-әнисен дә үзләре янына яшәргә чакыра. Ул бик чибәр, оста тегүче дә була. Урысбага авылыннан Хәбир исемле егеткә тормышка чыга, ике кызлары туып кала, әтиләре сугышта һәлак була. Кызлар кечкенәдән әниләре янында тегүче һөнәренең барлык нечкәлекләренә өйрәнеп үсәләр. Хезмәттәшләре Сания апа Ганиева алар турында, туганда ук тегүче булып туган диеп, Гөлсем апаны искә алды. Хезмәттәшләре Дания апа Әхмәтҗанова Динә апаны да мактап кына сөйләде: «Гел хатын-кызлар гына эшләгән әртилдә тегү машиналары ватылмыйча тормый иде. Андый очракта Динә, Яшел Үзәннән мастерлар килеп җиткәнне көтми, үзе төзәтеп бирә иде, кулы ята иде ул эшкә дә», – ди. Кайсыбер әйберләр теккәндә, киңәшләрне Гөлсемнән сорый идек, диеп искә алды Сания апа, бервакытта да минем план үтисем бар, диеп, ярдәм итмичә калмый, үз эшен ташлап, өйрәтеп җибәрә иде. Оста, бер үлчәү алу белән гәүдәңә килешле итеп тегүче Гөлсем апага гел җитәкче хатыннары, балалары, сатучылар биргән заказларны тегәргә бирә иделәр, коеп куя иде шул алар. Лаеклы ялга чыккач та, алар ишегеннән кеше өзелмәде, кечкенә генә өйдә төнгә чаклы тегү тектеләр. Алар теккән күлмәк, итәк, костюмнар еллар узса да тузмый, әле дә саклана. Аннары бик тә төгәл иде алар, менә укырга китәм, шул көнгә тегеп бирә алмассызмы, дисәң, өлгертеп бирә иделәр. Соңгы елларда журналлар, аеруча, «Вокруг света», артистлар турында укырга яраттылар, радио тыңладылар. Тагын шунысын язмыйча булмый, теккән әйберләре өчен комсызланып, акча да сорый белмәде алар, нәрсә алып килсәләр, шуңа риза булдылар. Иртәрәк китте шул Гөлсем апа, алтын куллы, сабыр, тыйнак иде, урыны оҗмахта булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев