Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инклюзив белем балада ышаныч тудыра

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы узган атнада Яшел Үзәндә узды. Ачыктан-ачык сөйләшү «Инклюзив белем: ТР Яшел Үзән муниципаль районы мисалында проблемалар һәм чишелеш юллары» дигән тема буенча барды.

Мәктәп яшендәге укучылар арасында физик һәм психологик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ни кызганыч, шактый. Һәм алар да башкалар кебек бүгенге җәмгыятькә ярак­лашып, киләчәктә үз урынын табарлык дәрәҗәдә укырга тиеш. Балаларны коррекцион мәктәпләргә генә җибәреп, проблемадан котылып булмавы көн кебек ачык. Мөмкинлекләр чикле малай-кызларның гадәти мәктәптә укуы каршылык тудырса да, әлеге мәсьәлә уңай якка хәл ителә башлады кебек. Инклюзив белем бирү балаларда үз көчләренә ышаныч тудыра. 
Кунакларга, ә алар республика районнарыннан килгән, 9нчы лицейда төрле ачык дәресләр, мастер-класс­лар күрсәтелде. 9, 14нче лицей, 3нче гимназия, 24, 55, 9, 37, 27нче балалар бакчалары үз мисалында авыру балалар белән ничек эшләвен күрсәтте. Күптән түгел ачылган чаңгы базасында сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле балаларга чаңгыга басу хыял түгел, ә чынбарлык булуын да исбатладылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Яшел Үзәнне инклюзив белем бирү буенча алга китүен ассызыклады. Ә балаларны чаңгыга бастыру мисалын бөтен республикага үрнәк итеп күрсәтергә кирәклегенә басым ясады.
– Бу тема, әлбәттә, җиңел түгел, ә катлаулы. Кызганыч, авыру балалар саны кимеми. Бүгенге көндә безнең республика мәгариф учреждениеләрендә авыру балаларны адаптацияләү буенча лидер. Хуҗалар әлеге система буенча укытуны безгә күрсәттеләр, мактау һәм рәхмәт сүзләренә лаеклы дип әйтер идем. Рес­публика мәктәпләрендә тьютерлар, логопед һәм дефектологлар ставкасын кертергә кирәк, – диде Татьяна Ларионова.
Өйдә белем алучы балаларга зур игътибар бирергә, балаларны ешрак бергә җыярга, төрле чараларга чакырырга һәм адаптацияләү белән шөгыльләнергә кирәклеге турында тәкъдимнәр еш яңгырады. Гади генә мәктәптә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларны укытып буламы дигән сорауга 14нче лицей директоры Ольга Купоросова: «Әлбәттә мөмкин, теләк кенә булсын!» – дип җавап бирде. 
 

Тулысы белән газетада (№21)

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев