Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүнең 75нче язы якынлашканда

Моннан 5 ел элек кенә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә, мәктәп, клуб, китапханә, мәчет – бердәм булып күркәм эшләр башкарган иде.

Тарих өчен 5 ел озак аралык булмаса да, шул аз гына вакыт эчендә Бакырчы бик күп үзгәрешләр кичерде. Иске, авария хәлендә булганга, клуб сүтелде. Аның урынын чистарту, чүп-чарын түгүне оештыруда (мәчет янындагы урын булганга) Рәшидә һәм имамыбыз Әнәс Закировлар башлап йөрде.

Ташландык урын булып тормасын, дип, Җиңүнең 70 еллыгына иске мәчет янында «Җиңү паркы» оештырылды. Клуб, мәктәп, мәчет, китапханә кулга-кул тотынып эшләп, гөлбакча ясадылар. Алмагач, чия, карлыганнар, чәчәкләр утыртылды, тирә-ягын киртә белән әйләндереп алдылар. Карау, су сибүдә мәктәп укучыларын да җәлеп иттеләр. Бакча бик матур үсеп китте. Үсмәслек тә түгел шул, җиренә ничә трактор черемәле кара туфрак кына керттерде Әнәсебез.
Клуб юк, дип тормадылар, Миләүшә оештырды, мул табынлы, җыр-биюле урам бәйрәмнәре гөрләргә тотынды. Авыл киленнәренең, яшьләренең активлыгына сокланырлык, барысына теләп катнашалар, материаль ярдәмен дә таптылар.

Себердә яшәүче Бәхтияровлар – Әлфия һәм Рафикъ, Равил Бәхтияров һәм авыл механизаторлары ярдәме белән «Суфия күпере», «Укша башы күпере» өр-яңадан, тимердән ясалды. ФАП салынды, юллар төзекләндерелде. «Керсәң – чыга алмыйсың», – дигән Бакырчы, Аллаһка шөкер, үткәндә калды. 2015тә асфальт юллы булдык. Тыкрык ларга вак таш түшәү ел саен дәвам итә.

2016 елның язында апалы-энеле эшмәкәр Әлфия һәм Рафикъ Бәхтияровлар искесенә тоташтырып яңа, зур мәчет салуга кереште. Ярты ел, дигәндә, мәчетебез төзелеше тәмамланып, ачылу тантанасы да булды. Мәчет, әниләре хөрмәтенә «Суфия» исемен йөртә. Шундый игелек ле балалар үстергәнгә, бу Анага авыл мәчете картлары да, әбиләр дә дога кыла, рәхмәт укый. 2016 елның авгус тында клуб-китапханә биналары да тапшырылды. Анда һәр көн эш кайный, атна саен бәйрәмнең ниндиләре генә үткәрелми, Казан артистлары да бик яраттылар, килеп кенә торалар.

Иске мәчет янындагы «Җиңү паркы»быз яңа мәчет төзелешенә комачаулый торган урында булганга, аны үзебез, изге урыныбыз – Кизләү янына күчерергә булдык.

Аллаһының рәхмәте, күчереп утырткан алмагачлар да, терелеп, инде җимеш күрсәткәннәр, грушалары да булып – өлгереп сөендергән.
Яңа мәчетебездә әледән-әле район мәчетләре катнашында «Коръән уку» бәйгеләре, Коръән ашлары, балага исем кушу йолалары, никах уку тантаналары үткәрелеп тора. Һәммәсен оештыруда, шул ук мәчет, мәктәп, клуб, китапханә, яшь киленнәр катнаша. Мондый бердәмлеккә хәер-дога кылып, рәхмәттән олы сүз юк.

Бәйрәм-очрашуларның күбесе («Чишмә бәйрәме», «Күренекле авылдашлар белән очрашулар», Җиңү көнен бәйрәм итүләр) ачык һавада – яңа ял итү урыны – кизләү янында үтә. Ул – авылыбызга бердәнбер, күле караулы, тирә-юне чәчәкләр, матур түтәлләр белән бизәлгән. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелиск та шунда. Гомумән, кизләү яныбыз – авылыбыз тарихын яктырткан ачык һавадагы музей кебек бүген. Аның территориясе зур, баганалар утыртып, тирә-юнен тотуга көч куйган ир-егетләргә рәхмәтнең олысы, түләүсез эшләделәр. Бөтен коллектив бердәм чистарта, чәчәк үстерә. Укучылар су сибә, саклап тоталар.

Гади итеп, якын итеп «Әнәсебез» дим. Аллаһының рәхмәте яусын аңа, көн саен яңалык кертә, эзләнә, таба, төзи. Кулыннан килгән кешеләр күп алар, ә аның теләге изге, авыл өчен гаять зур эшләр башкарып калдыра. Рухландыручысы – Рәшидәсенә Ходай рәхмәте яусын! Ни генә юк безнең бу бакчада! Авыл кешесе гади инде ул, зур итеп «парк» дип сөйләшми, «бакча» ди. Бакырчылар – кое казучылар. Коесы, чиләге, чарыгы, бурасы бар. Урманчылар, тегермәнчеләр – тегермәне бар. Кушаматка нигезләнгән – поезд тора. Һәр төр көнкүреш кирәк-ярагы – «уфалла», ат арбасы, чанасы, кечкенә агач чана, сука, сабан. Патша каретасы да, инде тау башына «вертолет» та кунаклады. Боларны «саклап, оясында этләре дә» күзәтә. Кортлары мичкә тутырып бал бирә, умарталары да байтак. Яшь урманчылар сирәк агач – кипарислар, зәңгәр чыршылар, кызыл имән агачлары үстерәләр, алмагачлары алма бирә башлаган.

Юл аркылы чыгуга, хоккей, футбол, балалар мәйданчыклары эшли. Мәктәпнең физкультура дәресләре шунда үтә.
5 ел – Җиңүнең 70 еллыгы белән 75нче язы якынлашкан аралык зур түгел. Ә башкарылган изге эшләрнең чиге юк, санап бетергесез. Авылдашлар күңелен күтәрү, яшьләргә шушы күркәм гамәлләрне, дини, мәдәни, тәрбияви эшләрен, гореф-гадәт, йолаларны күрсәтү; хезмәт кешесен олылау – өлкәннәр көне, механизаторлар, сыер савучылар, мәктәптәге укытучылар көне, өлкәннәр белән очрашулар һәм башка бик күп чаралар – үз эшләренә бирелгән, намус һәм зур теләк белән эшләүче авылдашларыбыз хезмәте.

Алда әле тагын да зур башкарасы максатлар көтә. Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганчы, обелискны яңартасы, җиңү яулап кайткан авылдашлар исемлеге, Әфган, Чичән сугышында катнашучылар, җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренең дә исемнәрен мәңгеләштерәсе иде. Исәннәр бармак белән генә санарлык калды бит. «Балачаклары урланган буын» (алар да сирәгәеп килә) исемлеген дә куйсак, әйбәт булыр иде.
Бер йодрыкка тупланган мәчет, мәктәп, бакча, клуб-китапханә һәм гел матди ярдәм итүче Бәхтияровлар, авылыбыз тормышына, үсеше-яңарышына битараф булмаган авылдашларыбыз киләчәктә дә бердәм булып, бу Җиңү язын горурланырлык итеп каршылар, Аллаһ боерса. Яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек, матур хыялларның тормышка ашуын теләп,

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев