Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүнең 75 еллыгына сугыш елларында Татарстан АССР халкының тормышы турында китап басылып чыкты

Китап 10 бүлектән тора, аларда татарстанлыларның тылдагы тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләре диярлек ачылган.

Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!1941-1945” дигән китап басылып чыкты.", - дип хәбәр итә ТР Дәүләт комитетының архив эше буенча матбугат хезмәте.

"Республикабызда сугыш хәрәкәтләре бармаса да, тылдагы хезмәте белән безнең күпмилләтле халкыбыз Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйган. Татарстан халкы барлык хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнашты, батырлык һәм кыюлык могҗизаларын күрсәтте. Тылда калган хатын-кызлар, картлар һәм балалар хезмәт вахтасында фронт заказларын үтәп, көн-төн торды ", - дип билгеләп үттеләр комитет матбугат хезмәтендә. Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шаһитларның дәлилләре китерелгән. "Күп кенә чыганакларның киң даирәсе нигезендә, аларның күбесе фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелә, Татарстан АССР тылында хәрби чорда барган тарихи процесслар анализланды", - дип тапшыра матбугат хезмәте.

Китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм киң даирә укучыларга адреслана. Яшь буын вәкилләре китапны укыгач, Бөек Җиңү - сугыш кырларында сугышчыларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең кешелек мөмкинлекләре чигендә титаник тырышлыгы икәнен аңлый алачак, бу - мәңгелек югалтулар, ачлык һәм мохтаҗлык, ләкин иң мөһиме, бу - кешеләрнең Җиңүгә ышанычы. Китап басмасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев