Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Индус Таһиров: Татарстан - РФнең башка субъектлары өчен үрнәк

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев эшен лаеклы дәвам итә.

Татарстан - Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен үрнәк, бу Рөстәм Миңнехановның республика Президенты вазыйфасында эшләгән чорында казанышы булып тора. Шундый фикер белән Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә уртаклашты

«Рөстәм Миңнехановның күп казанышлары һәм уңышлары бар. Беренчедән, бу республика икътисады. Икенчедән, милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны дөнья мәйданына чыгару. Татарстан - РФнең башка субъектлары өчен үрнәк», - дип саный Таһиров.

Аның сүзләренчә, Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев эшен лаеклы дәвам итә.

«Рөстәм Миңнеханов алдында катлаулы бурычлар тора. Бөтен дөнья карантинда, һәм республиканы алга таба нинди юллар белән алып бару мәсьәләсе туа. Президентка бурычларны үтәүдә уңышлар телибез», - диде Индус Таһиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев