Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инде кире уйлаган идем, аерып куйганнар. Шулай ярыймы инде?

– Мин аерылышу өчен судка гариза яздым һәм утырышны бер айдан соң билгеләделәр. Әмма шул вакыт аралыгында, мин аерылышырга планлаштырган ирем бик җитди авырып китте, мин аның сәламәтлеге турындагы проблемаларга чумдым. Судка без бер тапкыр да бармадык, мин ул хакта бөтенләй дә онытканмын. Ә берникадәр вакыттан соң, беренче утырышта ук безне аерулары турында хәбәр язылган хат килеп төште. Шулай ярыймы?  

– Аеру өчен таләп ителгән барлык документлар тапшырылган икән, аерылышучылар килмәгән очракта да закон судка әлеге эшне оператив рәвештә карау өчен киң мөмкинлекләр бирә. 
Шуңа күрә, дәгъвага тиешле мәгълүматлар беркетелгән һәм ике як та суд утырышының билгеләнгән көне турында хәбәрдар булганда, суд, аерылышучылар килмәгәндә дә, карар кабул итә ала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев