Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң авыр эш - нинди эш?

Бер ананың ике кызы булган: берсе эш сөючән, икенчесе – ялкау. Берсе ару-талуны белми көнозын әнисенә булышкан, ә икенчесе – бераз эшләгән итенә дә, урамга уйнарга чыгып йөгерә, йә диванга ятып йок­лый икән.

Ялкау кызын әнисе әрли, ә тегесе каршы дәшә:
– Нигә дип мин һәрвакыт эшләргә тиеш? Берәр көн булса да ял итәргә бирегез!

Бервакыт бу ана Аксакалдан ялкауны ничек эшләргә өйрәтергә кирәклеге турында сораган. Зирәк карт ул кызына бер көн ял итәргә рөхсәт итәргә киңәш биргән. Аптыраган хатынга татлы чикләвек сузган һәм аны ялкау кызына бирергә кушкан.
– Әлеге чикләвек ялкауны хәрәкәтләнү, уйлау һәм сөйләү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк. Көне буе диванда ятсын да, ял гына итсен, – дип аңлаткан Аксакал һәм өстәп куйган: – Ул ашый да алмаячак, сезгә аны кашыктан ашатырга туры килер. Борчылмагыз, чикләвекнең тәэсире бер генә көнлек.

Ана чикләвекне алган, ә үзе: «Эшсезлек ялкауны ничек хезмәт итәргә өйрәтә алсын инде?» – дип уйлаган. Шулай да чикләвекне кызына биргән: «Шушы чикләвекне аша да, көне буе диванда ята аласың», – дигән.
Кыз бик шатланган, чикләвекне ашаган да, диванга яткан. Көне буе шулай яткан, күзләрен генә йөртә алган, хәтта кашыклап ашатканнар да үзен. Икенче көнне ялкау барыннан да иртәрәк сикереп торып, эшкә ябышкан. Идән себергән, савыт-сабаны юган, мичкә яккан, ботка пешергән.

– Ял итеп ал инде, кызым, – дип тәкъдим иткән әнисе.
– Рәхмәт, әни, юк. Мин кичә ял итеп хәлдән тайдым. Көне буе эшсез ятудан да авыррак эш юк икән, – дип җавап биргән кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев