Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Имтиханнар тапшыру чоры башланды

Имтиханнар тапшыру чоры башлану сәбәпле, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге 2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү, оештыру һәм үткәрүгә карата таләпләр турында искә төшерә.

Һәр сыйныфка аерым уку кабинетын, укучылар арасында 1әр кешегә парта артында зигзаглап утырту ярдәмендә 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне беркетү буенча таләпләр бетерелде.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле түбәндәге таләпләр (саклык чаралары) сакланылды::

- контактларны минимальләштерү максатыннан йомгаклау аттестациясенә укучыларның килү графигын төзү;

- имтихан комиссияләре әгъзаларынның битлекләрдән файдалануы;

- биналарны җилләтү;

- дезинфекция чаралары ярдәмендә биналарны җыештыру.

‼ Йомгаклау аттестациясен үткәргәндә көнгә бер имтиханнан артык рөхсәт ителми.

Урта гомуми белем бирү программалары буенча БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәргәндә, аларны бер көннән соң үткәрү рөхсәт ителә.

Имтихан бирүче укучылар эчә торган су белән тәэмин ителәләр. Имтихан дәвамлылыгы 4 сәгатьтән артса, укучылар туклану белән тәэмин ителәләр. Классларда имтихан башлануны көтү 30 минуттан да артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев