Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Император маршруты» Татарстан туристлары өчен 2021 елда эшли башлаячак

Елисаветинско-Сергиев укуларында республикага "Император маршруты" бренды билгесен кулланырга мөмкинлек бирә торган килешү төзиләр.

Татарстан туристлары инде 2021 елда патша гаиләсе урнашкан урыннар буенча «Император маршруты»н бәяли алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

"Бу, туристлар Романовлар йортының безнең илгә калдырган мирасы белән танышсын өчен яхшы идея. Мондый маршрутның булуы кунакларга тагын бер тапкыр килергә һәм Татарстанга икенче яктан карарга мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елдан без аны алга этәрә башлыйбыз. Һәм 2021 елда туристлар агымы булыр дип өметләнәбез ", - дип билгеләде Иванов.

Бу көннәрдә Казанда уза торган Елисаветинско-Сергиев укуларында Татарстанга "Император маршруты" бренды билгесен кулланырга мөмкинлек бирә торган лицензияле килешү төзү планлаштырыла, дип аңлатты "Елисаветинско-Сергиев агарту җәмгыяте" фондының күзәтү советы рәисе Анна Громова.

"Туроператорлар инде бу юнәлеш белән эшли алачак. Тарихчылар буларак безнең бурыч - моны тарихи дөреслеккә тулысынча туры килә торган тирән тарихи эчтәлек белән тулыландыру", - дип өстәде Громова.

Узган елда Татарстан «Елисаветинско-Сергиевск агарту җәмгыяте» фонды Россиянең 19 төбәгендә РФ Мәдәният министрлыгы һәм Ростуризм ярдәмендә гамәлгә ашыра торган «Император маршруты» милли тарихи-мәдәни туристик проекты катнашучысы булды.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, «Император маршруты»нда Казан Изге Ана иконасы соборын, Казан Кремлен, шулай ук башка һәйкәлләрне кертү планлаштырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев