Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иммунитетны күтәрә торган Амосов пастасы әзерләү

Кеше организмы даими рәвештә яклауга мохтаҗ, бигрәк тә кышкы чорда. Салкыннар, суык һава, яңгырлар, вирус инфекциясенең системалы һөҗүме кеше организмының саклану көчен сизелерлек киметә.

Билгеле булганча, барлык сәламәтлек күрсәткечләре иммун системасының торышына турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә иммунитетны ныгыту буенча чаралар күрү аеруча мөһим. 
Сәламәтләндерүнең, организмның вирусларга каршы торучанлыгын арттыруның иң гади һәм тәмле ысулларының берсе - танылган Амосовның витамин пастасы куллану. 
Әлеге паста- кипкән җиләк-җимешләрдән торган катнашма. Аны организмны ныгыту, күчерелгән операцияләрдән һәм теләсә кайсы авырудан соң көчләрне торгызу өчен кулланырга киңәш итәләр. Составына кергән барлык продуктларда организм өчен кирәкле витаминнар һәм минераллар, ферментлар һәм органик кислоталар, кыйммәтле липидлар һәм антиоксидантлар микъдары күп. Тәмле даруның нигезен бал, чикләвек, лимон һәм төрле кипкән җиләк-җимеш җыелмасы тәшкил итә. 
Ингредиентлар: 
- Күрәгә-250 гр; 
- Йөзем (кара сортлы киптерелгән виноградны сайлагыз) - 250 гр; 
— Киптерелгән караҗимеш - 250 гр.; 
- Инжир-250 гр; 
- Әстерхан чикләвеге — 250-350 гр.; 
- Лимон (яки лайм) - 1-2 данә., 
— Табигый бал – 250-300 грамм. Теләк буенча: - 250 гр хөрмә; - Үсемлек мае (җитен яки көнбагышныкы яхшырак), йомшартылган атланмай-2-4 аш кашыгы. 
-1-2 ботак алоэ. 
Хәзерлек: 
1. Лимон кайнар су белән пешекләп алырга, вак кисәкләргә турарга. 
2. Кипкән җимешләрне төнгелеккә суга батырып калдырырга. Иртән шул суны түгеп, янә юарга кирәк. 
3. Җимеш һәм алоэны, лимонны иттарткыч аша чыгарырга. 
4. Касәгә барлыкка килгән катнашманы салырга, чикләвек, бал, май өстәргә һәм болгатырга. 
Пастабыз әзер! 
Тәмле даруны суыткычның өске яки урта киштәсендә тыгыз ябык пыяла банкада сакларга киңөш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев