Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иминиятчеләр машина йөртүчеләрнең иминият тарифларының база ставкасын билгели алачак

Агымдагы елның 24 августыннан иминиятчеләр, машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, җаваплылыкка тартылуын исәпкә алып, иминият тарифларының база ставкаларын билгели алачак.

Мөмкинлек РФ Үзәк банкы тарафыннан билгеләнгән база ставкаларының максималь һәм минималь күрсәткечләре белән чикләнәчәк. Шуңа да карамастан, ул машина йөртүчеләрнең шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә, бу полис бәясендә чагылыш табачак.

Иминиятчеләр риск факторы буларак, аерым алганда, машина йөртүченең ОСАГО килешүе төзелгәнче бер ел дәвамында светофорның тыелган сигналына барган, тизлекне арттырган, каршы як полосага чыккан өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган очракларны бәяли алачаклар.
Автомат камералар белән теркәлгән очраклар гына искәрмә булып торачак.

Хәзер иминият тарифларының база ставкалары техник характеристикаларга, конструктив үзенчәлекләргә һәм транспорт чарасы билгеләнешенә карап раслана.

"Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм “Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында" Федераль законның аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында" 2020 елның 25 маендагы 161нче Федераль закон нигезендә, әлеге үзгәрешләр 2020 елның 24 августыннан үз көченә керәчәк һәм 24 августтан соң төзелгән ОСАГО шартнамәләреннән барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә карата кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев