Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иминият стажына кертелгән шартлар

Соңгы вакытта интернет–ресурс ларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында ялган мәгълүмат таратылган иде.

Татарстан Респуб ликасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбия ләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Алай гына да түгел, әлеге чорның һәр елы өчен аерым балл исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала тәрбияләгән өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча хәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.
Әлеге чорлар стажга керсен өчен гражданинның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары теркәлмәгән.
Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының җитәрлек булуы зарур: ир-атлар өчен ул – 42 ел, ә хатын-кызларның 37 елдан да ким булмаска тиеш. Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан лаеклы ялга китү мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала тәрбияләгән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый чорлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсия баллары белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсия хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълүматларга гына ышанырга кирәк», – ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев