Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

И.Метшин «Яшь гвардия» лагере турында: «Быел балалар әти-әниләренең ничек ял иткәнен күрер, ә киләсе елда җәен биредә бөтенләй башка шартлар булачак»

«Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт ясау проекты белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

90 ел элек төзелгән лагерь территориясендә тиздән яңа корпуслар, спорт мәйданчыклары һәм мини-кинотеатр барлыкка киләчәк, ә «Яшь Гвардия»нең проект егәрлеге ике тапкырга диярлек артачак. Моннан тыш, Илсур Метшин лагерьда Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән куркынычсызлык чараларын үтәүнең ничек оештырылуын тикшерде.

Исегезгә төшерәбез, быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулы булуга карамастан, балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге ялны оештырудан баш тартмаска дигән карар кабул ителде. Бу җәйдә муниципаль шәһәр яны лагерьларында 6 меңгә якын яшь казанлы ял итәчәк. Әмма лагерьларда беренче тапкыр махсус куркынычсызлык чаралары күрелгән.

Сменалар 1 июньнән түгел, 1 июльдән старт алды. Лагерьга килер алдыннан балалар коронавирус авыруы булмау турында белешмә бирде. Учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә алдан коронавируска тест тапшырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, COVID-19 тестын күчмә киңәшмәдә катнашучылар да узды.

«Яшь гвардия» лагеры җитәкчесе Алексей Кузин Казан мэрына сөйләвенчә, куркынычсызлык тәэмин итү өчен балаларның көнгә ике тапкыр температурасын үлчиләр, һәр корпуста һава рециркуляторлары эшли, барлык бүлмәләр бактерияләргә каршы чаралар белән эшкәртелә.

«Яшь гвардия» лагере 1932 елда төзелгән. Соңгы тапкыр биредә реконструкция 1961 елда үткәрелгән. 9,37 га мәйданлы лагерьның үткәрү мөмкинлеге сменага 242 кеше тәшкил итә. Ремонттан соң лагерьның проект куәте сменага 400 кешегә кадәр артачак. Быел җәйге сезонда спорт-сәламәтләндерү лагере өч профильле смена 18әр көнгә оештыра, шул ук вакытта йөкләнеше 50% ка киметелде. Хәзер лагерьда 121 спортчы ял итә һәм шөгыльләнә.

Бүгенге көндә лагерь территориясендә 7 торак корпус, хезмәт күрсәтүче персонал өчен 3 административ бина, авырулар өчен изоляторлар булган медпункт, ашханә һәм ябык бию мәйданчыгы урнашкан. Инженерлык коммуникацияләренә килгәндә, су белән тәэмин итү өчен артезиан скважинасы кулланыла, йортларда җылылык белән тәэмин итү юк.
Хәзерге вакытта балалар спортның алты төре: футбол, баскетбол, волейбол, тимераякта шуу спорты, ирекле көрәш һәм бокс буенча әзерлек уза. Лагерьда күнегүләр өчен резин өслекле баскетбол мәйданчыгы, ясалма газонлы мини-футбол мәйданчыгы, резин өслекле ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы, җир һәм ком өслекле ике стандарт булмаган футбол кыры җиһазландырылган.

Булачак капиталь ремонт вакытында барлык торак корпуслар сүтеләчәк. «Без күптән түгел республика программалары буенча төзелгән спорт мәйданчыкларын һәм 208 кеше сыйдырышлы ашханә бинасын гына калдырабыз, – дип сөйләде физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. – Балалар өчен барлыгы 14 заманча торак корпус, икесе – хезмәт күрсәтүче персонал һәм хезмәткәрләр өчен төзелә. Балалар өчен тагын да уңайлырак шартлар булачак". Һәр корпуста 28 кеше - бүлмәдә 4әр кеше яшәячәк.

«Быел балалар әти-әниләренең ничек ял итүләрен, ә киләсе җәйдә биредә бөтенләй башка шартлар тудырылачагын караячак", – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук корпусларның берсен саклап калырга һәм анда казанлыларның берничә буыны ял иткән лагерь музее оештырырга тәкъдим итте. "Музейда барысы да ничек булган шулай калсын, бу безнең өчен дә тарих бит. Балалар һәм аларның әти-әниләре лагерьның нинди булуын искә төшерә һәм аның нинди булуын күрә алачак", - диде шәһәр башлыгы. Сүз уңаеннан, лагерь тарихының иң якты сәхифәләренең берсе - космонавт Юрий Гагаринның «Яшь гвардия»гә килүе булган.

Капиталь ремонт кысаларында «Яшь гвардия» лагерендә, яңа корпуслардан тыш, яңа футбол кырлары төзеләчәк, аларның берсе – трибуналар белән, йөгерү юллары, тренировкалар өчен ябык мәйданчык, воркаут өчен мәйданчык, ике пляж спорт төрләре өчен мәйданчык, икесе – бадминтон өчен, асфальтланган йөгерү юлы, җиңел атлетика сикерү зонасы. Лагерь территориясендә шулай ук мини-кинотеатр, яшь спортчылар белән аралашу өчен чатыр барлыкка киләчәк. Казан мэры балалар лагерьларын капиталь ремонтлау Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып киткәнен хәбәр итте.

«Быел без дүрт лагерьны капиталь ремонтлыйбыз. “Яшь гвардия" безнең планда бар. Җәй көне без проект өстендә эшне тәмамлыйбыз, ә сентябрьдә, сез өйләрегезгә кайтып киткәч, ремонт эшләрен башлыйбыз: бәдрәфле һәм душлы яңа корпуслар төзибез, ашханәне яңартачакбыз, актлар залы, зур футбол кыры булачак. Шуңа күрә киләсе елда сез яңа шартларда ял итәчәксез", - диде шәһәр башлыгы.

Чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда республика программасы буенча дүрт лагерьга капиталь ремонт ясала: «Заречье», «Восток», «Юнитур» һәм «Молодежный». Бу максатларга республика бюджетыннан 700 млн. сум бүлеп бирелгән. Быел тагын дүрт муниципаль лагерьны: «Яшь гвардия», «Огонек», «Пионерия Татарстана» һәм «Нармонка»ны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, юлларны ремонтлау программасы ярдәмендә быел «Бригантина», «Юнитур», «Нармонка» лагерьларына гомуми суммасы 44,8 млн. сум булган керү юллары ремонтланачак. Узган ел сигез лагерьга керү юллары яңартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев