Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Иман ныклыгы (гыйбрәтле язма)

Бервакыт шәкерт остазы белән диңгез ярыннан бара һәм төрле сораулар бирә. Тик барыннан да бигрәк Аксакалның аның иман ныклыгы һәм чынлап та аны үзенең иң яхшы шәкерте итеп санавы турында беләсе килә. Чөнки остаз ерак сәфәргә бары тик аны гына алган һәм алар көнозын, бер генә тапкыр да туктап ял итмичә, юлда була. – Остазым, минем бик тә эчәсем килә, – ди шәкерт. Аксакал туктый, дога укый һәм кинәт...

– Диңгездән эч, – ди.
Шәкерт карышмыйча диңгездән су ала һәм шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрми кала: диңгез суы тозлы һәм әче булмый, ә чишмә суыдай татлы була. Ул, бара-бара тагын эчәсе килсә, дип, савытын тутырып су алу өчен кабат диңгезгә ташлана.

– Нишлисең? – дип аптырый Аксакал. – Әллә син Аллаһны башка җирдә юк, бары тик монда гына дип уйлыйсыңмы?
Шәкерт савытындагы суны кабып карый һәм шунда ук кире төкерә: су хәзер эчәргә яраксыз, тозлы була.

– Менә, күрәсеңме, кардәшем, әлегә синең иман ныклыгыңны нибары бер йотым су белән үлчәп була, – дип, барлык соравын берьюлы җаваплый остаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев