Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың гастрольләре кызган вакыт. Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә концертлар тәмамланды.
Җырчы Яшел Үзән тамашачысы белән булган кызыклы хәлләрне язылучыларына да күрсәтте. Сәхнәгә бер ир-ат менгән. «Мин үпсәм, хатын үпкәли, давай син үп, ә мин типо не причем», – ди.
Җырчы тамашачысының теләген үти, ир-атның бит очыннан «пәп итеп» ала. Видеода күренгәнчә, ир-атны бәхет басты, май кояшы кебек балкып китте.
Нет комментариев