Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илназ Гарипов әтисез балачагы турында сөйләгән

Каршымда – инстаграм. Аннан хәлдән тайган күзләре белән җыр­чы Илназ Гарипов карап тора. Ник ул арыган соң?

Концертына көне буе пиджак теккән! Мәрхүм әтисенең костюмыннан.
– Әтинең костюмын авылдан алып килеп, рәткә китердем. Заманчалаштырдык. Элекке киемнәр дә хәзерге модадан калышмый. Әлеге костюм белән концертта чыгыш ясаячакмын. Әти 36 яшендә вафат булды. Инсульт белән китеп барды. Ул вакытта миңа 6 яшь иде. Әни авырлыклар күрсәтмәде. Ятимлекне сизәргә бирмәделәр, – дип сөйләгән җырчы Акчарлакка. – Рәзинә әбием данлыклы тегүче, аны күрше авыллар да белә. Элег­рәк Әлфия Авзаловалар авылга (Арча, Хәсәншәех) концерт белән килгәч, аларга бер төндә күлмәк тегеп бирә иде. Тегү машинасы тавышында үскән малайлар без. Берәр нәрсәне тегеп, ямап куясы булса, тегәм. Концерт аппаратураларына чехолларны шәп, фирменный итеп тегәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада певец Ильназ Гарипов