Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илнар Сәйфиев сәхнәдән китү турында: «Авыр булды, үкендем…»

Аның «Талбишек» җырын ишетмәгән, белмәгән татар юктыр.

Алты-җиде ел буе югалып торган Илнар Сәйфиев – тамашачысын, ә тамашачысы Илнарны бик сагынган. Җырчы сәхнәдән китүенә үкенәме? Ә кайтырга нәрсә этәргән?

– Соңгы концертыгыз 2017 елда булган. Шуннан соң сез кинәт кенә юкка чыктыгыз. Бу еллар эчендә тормышыгыз ничек үзгәрде?

– 2017 елда игезәкләребез туды. Сәхнәдән югалып торуымның сәбәбе – балаларымның үскәнен күрәсе килү. Хатыныма да үзенә генә бик авыр иде, аңа ярдәм иттем. Озак көтеп алынган сабыйларыбыз ул. Берсе кыз, берсе малай булуын белгәч, бигрәк тә шатландым.

– Өч бала әтисе булу авыр­мы?

– Авырлык түгел, җаваплылык ул. Күпбалалы гаиләләр аңлар мине: алар шау-гөр килеп торган чакта, булган авырлыклар онытыла кебек.

– Сез үзегез бик яшьли әтисез калгансыз. Балаларыгызның үскәнен күреп калырга тырышу шуңа да бәйле түгелме икән?

– Анысы да бардыр. Әти назы, әти кочагы, әти кулы бик кирәк балага. Миңа – 12, энем Ленарга 8 яшь булган вакытта әтисез калдык. Иң кирәк чагында китеп барды ул… Хәер, әти гел кирәк инде ул! Мин әле әтине яхшы хәтерлим. Аның каешы да, киңәше дә эләкте миңа. 7–8 яшемдә аның белән балта тотарга, эштән курыкмаска өйрәндем.

– Әниегез авылдамы?

– Әни энем белән Казанда яши. Аллаһка шөкер, исән-сау. Әти үлгәннән соң аның урынына мин калдым. Әни һәм энем минем өстә иде, дисәм, арттыру булмас. Җәйләрем ындыр табагында, себерке җыюда, ремонтта – авылда нинди эш бар, шунда уза иде.

– Сәхнәгә нәрсә кайтарды?

– Мине күргән, таныган кешеләр һәрвакыт: «Илнар, нигә җырламыйсыз? Сезнең сөйкемле сөягегез бар, тавышыгыз матур!» – дия килде. Болай да янган йөрәккә ут өстәп. Бу еллар дәвамында алкышларны, тамашачымны бик сагындым.

– Популяр чакта сәхнәдән китү авыр булгандыр. Үкенмәдегезме?

– Үкендем. Бик авыр булды. Үземне эчтән ашадым.

– Эстрадада ниләр үзгәргән соң?

– Санап бетереп булыр микән аны? Җырларның яңгырашыннан алып, сәхнә бизәлешенә кадәр бөтен нәрсә үзгәргән. Иң күзгә ташланганы – бәяләр шактый күтәрелгән. Миңа: «Илнар, син сәхнәгә бик вакытлы кайтасың», – диләр. Халыкта элеккене сагыну хисе көчле хәзер. Элеккеге хитлар да, яңа җырларым да апрельдә узачак концертымда зур сәхнәдән яңгыраячак.

– Ә эстрададагы мөнәсәбәтләр үзгәргәнме? Әйтик, элек җырчылар арасында дуслык бар идеме, хәзер бармы ул?

– Үзгәргән. Көнчелек, бер-береңне хәтта күралмау арткан. Көндәшлек башка форма алган дип әйтимме соң. Ә дуслыкка килгәндә, шәхсән мин элек барысы белән дә дус идем. Хәзер бик сирәкләр белән аралашам. Элек җыр чыккан саен шалтыратып, синең өчен сөенүче бар иде. Эстрадада гына түгел бу хәл. Кешелек, дөнья үзгәрде. Элек бердәмлек көчлерәк иде.

– Сездәге үзгәрешләр турында да әйтми булмас. Сәхнәгә тышкы яктан үзгәреп, ябыгып кайттыгыз. Бу махсус эшләндеме?

– Беренче чиратта, үзем һәм сәламәтлегем өчен. Өч баламны, алар алдында җаваплы булуымны уйладым. Үзем дә әтисез калгач, уйландыра икән ул. Яшисе килә! Тышкы кыяфәтемнән канәгать буласым, сәхнәгә яңарып кайтасым килде.

– Сезне нинди җыр аша беләләр?

– «Талбишек», билгеле. Ул – халкыбызның йөзек кашы, тарихыбыз, һәркайсыбызның башлангычы.

– Биклән авылында сез төзекләндергән чишмә барлыгын беләм. Бу турыда да сөйләгез әле.

– Тормыш иптәшем һәм игезәкләребезнең тормышына куркыныч янаган чакта, исән-сау калсалар, берәр изгелек эшләр идем, дигән нәзерем бар иде. Шөкер, теләкләребезне, кылган догаларыбызны Аллаһ Тәгалә ишетте. Ә мин исә үзем үскән Тукай ра­­­й­оны Биклән авылындагы чишмәне төзекләндерергә булдым. Заманында аны әти карап торган.

– Ә туган ягыгыз – Апас районының Югары Биябаш авылында төп нигезегез торамы?

– Әйе. Анда да кайтырга тырышам. Соңгы ике елны атна саен диярлек Биябашта идем. Дустым белән, зурдан кубып, әмма беркемгә әйтми генә авылдагы мәчетне төзекләндердек. Шөкер, нигезеннән алып, манарасына кадәр яңарттык. Бик күп кеше ярдәм итте, кадак бирсәләр дә, сөендек инде.

– Һәм, ахырдан, сезнең өчен бүген тормышта иң мөһиме нәрсә?

– Сәламәтлек. Бар нәрсә дә бар заманда яшибез. Ләкин саулык булмаса, берсе дә кирәк түгел.

Лилия Гыймазова.
«Ватаным Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев