Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илкүләм проектта катнашучылар Яшел Үзән тәҗрибәсен өйрәнде

Хәзер Россиядә Илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла.

2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путинның  «Үсешнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указы чыккан иде. Шуның нигезендә  проектлар эшләнеп, алар 2018 елның 
24 декабрендә расланды. Сүз 12 юнәлеш буенча регионнарны үстерүгә глобаль инвестицияләр кертү турында бара. Биш ел эчендә  федераль Хөкүмәт әлеге проектларны гамәлгә ашыруга барлыгы 25,7 триллион сум кертергә тиеш. 

Татарстан Республикасында 2019 елда әлеге проектларны гамәлгә ашыруга –  21,3 млрд сум, шул исәптән  федераль бюджеттан 16,7 млрд сум кертелә. 
Яшел Үзәндә,  16 июльдә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлекне яклау» Илкүләм проекты бурычларын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган семинар булып, анда республиканың туксаннан артык предприятиесе җитәкчеләре катнашты. 
– Хөкүмәт һәм Татарстан Республикасы Президенты ягыннан җитештерүдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру темасына аерым игътибар бирелә, – дип башлап җибәрде семинарны  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт  Кәримов. – Хезмәт җитештерүчәнлеге икътисади үсешнең һәм аның конкурентлыгын арттыруның бер  резервы булып тора. Татарстан глобаль конкурентлыкка сәләтле төбәк булырга тиеш – безнең алга шундый бурыч куела.  
Очрашуның модераторы, Татарстан Республикасы  предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре  Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев:  « Предприятиеләргә җитештерүчәнлекне күтәрү буенча Илкүләм проектта катнашу  аеруча алдынгы һәм нәтиҗәле  дөньякүләм ысулларны үзләштерергә, һәм шулай ук, Сәнәгать үсеше фонды  финансларына исәп тотарга мөмкинлек бирә», – диде. 
Семинарда, шулай ук, Илкүләм проектны  гамәлгә ашыру буенча исемлеккә кергән Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре,  ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле чыгыш ясады. Алар арасында «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Кварт» АҖ, «КМПО» АҖ һәм «Казан электоприбор заводы» ҖАҖ да бар иде.  Аларның чыгышларының төп темасы хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча эшләрне гамәлгә ашыруда үзләренең предприятие_ләре тәҗрибәсе, дәүләт ярдәме чаралары һәм мөмкинлекләре булды. 
 

Тулысы белән газетадан укыгыз (№54)

Илсөя Завилейская фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев