Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илдар Садриев Татарстан спорт министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте

Моңа кадәр Илдар Садриев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү образын формалаштыру идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.

Илдар Зөфәр улы Садриев 1979 елның 3 сентябрендә Яшел Үзәндә туган. 2001 елда дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджер белгечлеге буенча Саратов шәһәренең П.А.Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе, «Атлашкино» спорт-сәламәтләндерү комплексы башлыгы булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев