Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илдар Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр - традицияләрне, мәдәниятне һәм телне яклау

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татарстаннан илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләр өчен тормыш өчен мөһим булган яңалыкларга кагыла: гражданнарның социаль хокукларын яклау, дәүләт идарәсен камилләштерү. Мондый фикерне бүген тавыш бирүдә катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдерде.

"Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбәнрәк була алмый дигән позицияне беркетә - бу бик мөһим норма. Алар (төзәтмәләр ) күпмилләтле халыкларның, шул исәптән телнең традицияләрен, мәдәниятләрен яклау һәм саклауны гарантиялиләр», - диде Гыйльметдинов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Конституциянең барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен тиешле федераль законны һәм башка норматив актларны кабул итәргә кирәк булачак.

"Төзәтмәләр кабул ителгән очракта без Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 50гә якын федераль законны карарга әзер булачакбыз. Бу декларатив нормалар гына түгел дигән сүз", - дип ассызыклады депутат.

Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. 30 июнь киченә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 млн нан артык кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 69,8%ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев