Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илчелек россиялеләргә Turkish Airlines очышларыннан баш тартырга киңәш итә

Төркия авиакомпаниясе россиялеләрне Латин Америкасы илләренә рейсларга утыртудан баш тартуын дәвам итә.

Әнкарадагы Русия илчелеге Төркиянең тышкы эшләр министрлыгына, хәлне ачыклау өчен, рәсми запрослар җибәрә, әмма җаваплар алмый.

Turkish Airlines Латин Америкасы илләрендә россиялеләрне кабул итү кагыйдәләрен кырысландыру сәясәтен аңлата. Әмма кагыйдәләр исемлеген авиакомпания инглиз һәм төрек телләрендә генә бастыра, рус телендә бастырудан баш тарта.

Илчелек россиялеләрне сәяхәт өчен авиакомпания сайлау турында җентекләп уйланырга чакыра. Дипломатлар шулай ук Төркия аэропортларында зыян күргән россиялеләргә киңәшләр бастырып чыгарырга вәгъдә итә.

Россиялеләрне Латин  Америкасына Turkish Airlines ның чартер рейсларыннан төшереп калдыру турында хәбәрләр март аенда ук килә. Хәзерге вакытта сүз Төркиядә бортка кертелмәгән 50дән артык пассажир турында бара.

Чыганак:Tatnews Tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев