Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җил дә кермәс безнең арага!

Менә шулай, араларына усал җилләр дә кермәслек итеп, дус-тату яшәгән гаиләләр безнең сайтыбызда уздырылган бәйгедә катнашты.

Төрле каршылыклар белән, йомгак та ясалды. Һәм иң күп тавышны Татар Танаеннан Рәшидә апа белән Фәрит абый Мостафиннар җыйды. Вәгъдә ителгән җылы һәм йомшак юрганны алырга килгәч, бер дә ялындырып тормыйча, матур итеп җырлап та бирделәр.

Язманы инстаграм төркемебездә күрә аласыз. Конкурска җибәргән фотоны юбилей бәйрәм иткәндә төшергән булганнар. Әти яки әнинең туган көне, балаларны туган нигезгә җыю өчен, менә дигән сәбәп инде ул. – Аллаһка шөкер, балалар гел кайтып йөриләр. Үзебез дүртне табып үстердек, башлы-күзле иттек, инде 10 оныгыбызны сөеп туя алмыйбыз, – диләр Мостафиннар.

– Лаеклы ялда булсак та, тик торганыбыз юк, җырларга яратабыз, шундый җырлы бәйгеләрдә дә катнашабыз. Сезгә – «Яшел Үзән» газетасына рәхмәт, шулай шатландырып чыгып торыгыз, бер дә калдырганыбыз юк язылмыйча, конкурслар да оештырып торыгыз, ә без рәхәтләнеп катнашырбыз.

Менә шундый күтәренке рухлы, шат күңелле кешеләр белән аралашуы да рәхәт! Редакциябездә, алар чыгып киткәннән соң да, уңай энергетика әле озак тирбәлеп, безне дә «тукландырып» торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X