Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икмәктән олы булма

Икмәк – иң изге азыкларның берсе. Икмәк ашамыйча бер көн дә тора алмыйбыз, табында нинди генә авыз суларыңны алырлык аш-су булмасын, икмәксез тамак туймый.

Иписез табын ямьсез шул. Юкка гына икмәк – табын кояшы, димәгәннәр. Элек - электән икмәкле ризыкны иң кадерле дип исәпләгәннәр һәм кунакларны икмәк – тоз белән каршы алганнар. 
Мәкальләр дә икмәкнең бар нәрсәгә да баш икәненә тагын бер кат инандыра. 

Икмәк – ил байлыгы. 
Ипи сузган кулны эт тешләми. 
Ипи- тоз – якты йөз. 
Бер кискән ипи кире ябышмый. 
Казганган каз ите ашаган, казганмаган кара ипи дә тапмаган. 
Ярты телем ипи бөтен дөньяга җиткән. 
Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле. 
Кышкы кар – көзге икмәк. 
Кем эшләми, шул ашамый. 
Икмәк булса – җыр да була. 
Җир кадере игендә, кеше кадере белемдә. 
Ашлык җир суына түгел, тир суына үсә. 

Икмәкне кадерлик, дусларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев