Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икесе дә исерек булган

Хәзер исерек килеш машина йөрткән өчен бирелгән җәза җиңелләрдән булмаса да, тагын шул ук хатаны кабатлаучылар әледән-әле теркәлеп тора. Әмма кабат эләгүчеләргә мөнәсәбәт башкача.

Менә шулай Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов сөйләвенчә, Алексей Алексеев (исем-фамилиясе үзгәртелгән) атлы яшел үзәнле  үзенең «Вольво-850» автомобиле белән ДПС хезмәткәрләре тарафыннан бер тапкыр исерек килеш тотылган була инде. Ул вакытта аны административ җаваплылыкка тарталар. Әлеге җәза  аны акылга утыртмый,  ул тагын салган килеш рульгә утырып чыга. Бу юлы исерек машина йөртүчене  суд махсус эшчәнлек алып барудан мәхрүм  итү юлы белән 300 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрә. Өстәвенә, рульгә ул ике ел бөтенләй дә утыра алмаячак.  Бу уңайдан прокурорның өлкән ярдәмчесе тагын бер очракны искә ала. Васильевоның Стекольная урамында бу елның гыйнварында Сергей Михайлов (исем-фамилиясе үзгәртелгән) кар машинасында тотыла. Ул исерек булып чыга. Моңа кадәр дә аның  шундый ук сәбәп белән тотылганы була. Бу юлы суд утырышында Михайлов шулай ук билгеле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителеп, 260 сәгатьлек эшкә билгеләнә. Әлбәттә инде, ул закон нигезендә  2 ел дәвамында транспорт чарасы белән идарә итә алмаячак.
Салган килеш машинага утырып чыгучылар өчен сабак булса иде дигән теләктә калабыз. Ярый әле бу тотылучылар ДТП чыгарырга өлгермичә калган. Ә бит бәла аяк астында гына, исерек кеше гадәттә тизлекне арттырырга ярата. Нәтиҗәсе билгеле – юл фаҗигаләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск лишение водительских прав штраф за пьяное вождение ДПС