Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икеләтә алданган брокер

Яшел үзәнлеләрне хәзер ничек кенә алдамыйлар да, ничек итеп «чишендермиләр»...

Яшел үзәнлеләрне хәзер ничек кенә алдамыйлар да, ничек итеп «чишендермиләр»… Иң гаҗәбе шунда: мошенниклар кармагына олысы да, кечесе дә эләгә. Хәзер яшь аермасы юк. Яшьләрне, күбесенчә, интернет аша төп башларына утырт­салар, өлкәннәрне – телефон элемтәсе аша.

Акчаларын турыдан-туры өйләренә килеп алып китү очрак­лары да күпме булды. Аларны, гадәттә, телефон аша «эшкәртәләр, эшкәртәләр» дә, психологик яктан әзер булгач, акчаны алырга курьерны гына җибәрәләр. Менә, мәсәлән, 37 яшьлек ир сөйләвенчә, узган елның ноябрендә социаль челтәрдә аңа билгесез бер кеше өстәмә акча эшләргә тәкъдим итә. Ир моңа ышанып, ул күрсәткән сайтта теркәлә һәм инвестицияләр кертә башлый. Зыян күрүче, биржа вәкиленә төрле суммаларда акча күчерә. Брокер исәбендә табышы артып торгач, аның башта шиге булмый. Әмма бу ир-егетнең дә акча янчыгы төпсез түгел. Күчерерлек акчасы калмагач, кредит алырга яисә туганнарыннан бурычка сорарга да уйлый ул.
Аннан соң аңа «инвесторлар» офшор счетын ачу һәм курьер хезмәте өчен еллык салым түләргә куша. Моның өчен ул 450 мең сум акча күчерергә тиеш була. Менә шул вакытта гына аңлый ул үзенең мошенниклар тозагына эләгүен, интернеттагы халык фикере дә бу хакта сөйли.
Зыян күрүче ничек булса да акчасын кире кайтару максаты белән интернет аша юрист эзләп таба һәм шуңа мөрәҗәгать итә. Әмма, бәхетсезлегенә, юрист та «ялган» булып чыга. Юрист хезмәте аңа миллион сумга төшә.
Әлеге фактлар буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә РФ ҖКның 159нчы маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу очракны ничек итеп аңлатырга да, зыян күрүчене ничек итеп акларга да белгән юк. Ул бит икеләтә тозакка эләккән булып чыга. Шуңа күрә, акчаларны ниндидер таныш булмаган счетларга күчергәнче, аларны тикшерергә, халык фикерләрен карарга кирәктер, мөгаен. Инвестиция кертеп табыш алырга теләп алданучыларның күбәеп китүе бу мәсьәләдә ашыкмас­ка, сак булырга кирәклеген искәртә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев