Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике яшүсмерне бәрдергәннәр

Узган атнада Яшел Үзән районында 189 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 14ендә матди зыян китерелгән. 4 кеше имгәнгән. 2 автомобильчене исерек булган. 2 машина йөртүче штрафын түләмәгән өчен тотылган.

Гоголь урамында «ГАЗ-172411» автомобилен йөртүче юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлдан чыгып барган 6 һәм 7 яшьлек ике яшүсмерне бәрдергән. Нәтиҗәдә, берсенең баш мие җәрәхәтләнгән, икенчесенең боты сынган. Аларны дәваханәгә алып килгәннәр.


Октябрьская урамында «Фольксваген-Поло» автомобилен йөртүче юл йөрү кагыйдәсенең 14.1нче пунктын бозып, җәяүлене бәрдергән. Зыян күрүчегә амбулатор дәвалану билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев