Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике як өчен дә файдалы очрашу

30 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы шәхси составы белән Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе Ренат Муллануров очрашты.

Әлеге очрашу барышында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның төп нигезләмәләре буенча фикер алышулар булды.

Мондый пландагы аралашу ике як өчен дә файдалы. Инспекция хезмәткәрләренең дә прокурорга сораулары җыелган иде. Чөнки эш барышында төрле ситуацияләр белән очрашырга, юридик затларны да, эшмәкәрләрнең дә хокукларын якларга туры килә. Ренат Муллануров һәр гамәлнең законнар кысасында алып барылырга тиешлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X