Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Ике төн бәясенә өч төн": ТРда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр эшләнгән

Covid-19 аркасында кертелгән чикләү чараларын акрынлап бетерүгә бәйле рәвештә, Татарстан Туризм буенча Дәүләт комитеты җәйгә кризиска каршы тәкъдимнәр әзерләде.

 

 

Татарстан туристлык тармагы вәкилләре җәйге туристлык сезонына Россиядән килгән кунаклар өчен кызыклы тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

 

«Бу тәкъдимнәр республика буенча сәяхәт итүче Россия һәм төбәк туристлары өчен гамәлдә. Алар ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан отельерлар һәм рестораторлар белән берлектә эшләнгән. Гаилә ялы өчен „ике плюс бер " акциясе старт ала, аннан файдаланып, гаиләләр 12 яшькә кадәрге балаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге алачак», — дип хәбәр итте спикер.

 

Тагын бер акция - "Ике төн бәясенә өч төн". Ике төнне броньлаган вакытта туристка тагын бер төн  бүләккә бирелә. Әлеге тәкъдимнәр белән файдаланган барлык кунаклар да бүләккә Казан үзәге буенча ике сәгатьлек түләүсез экскурсия алачак. Акциядә барлыгы 24 Казан кунакханәсе катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X