Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике машина йөртүче һәм 15 яшьлек бала юл һәлакәтендә үлгән

14 мартта Әлмәт районында Кузайкино-Нурлат автомобиль юлының 14нче чакрымында якынча 23 сәгать 45 минутта, Лада, 2001 елгы автомобиль йөртүчесе, “Обгон тыелган” юл билгесе зонасында хәрәкәт итүче транспорт чарасы алдыннан маневр ясап, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, анда Митсубиси автомобиле белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә ике машина йөртүчесе дә һәм Ладаның 15 яшьлек пассажиры алынган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында үлә.
Агымдагы елның ике аенда Татарстан юлларында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кеше үлгән һәм 67 кеше җәрәхәтләнгән. Дәүләт автоинспекциясе шуны искә төшерә: каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу югары хәвеф-хәтәр белән бәйләнгән. Йөртүче мондый маневрны бары тик юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры китереп кенә башкарырга тиеш, шул ук вакытта аның куркынычсызлыгына ышанган очракта. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумновның әлеге авария уңаеннан шәрехләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев