Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике көндә 13 беркетмә

ГИМС хезмәткәрләре кыш көне балык тотарга яратучыларны “Бозга керү куркыныч!” дип кисәтеп торуына карамастан, боз өстендә балык тотып утыручылар кимеми. Аларга аңлатулар да ярдәм итми. Андый кыюларга беркетмәләр төзелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән су объектларында кешеләрне саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган урыннарда бозга керергә кыюлык итүчеләргә кисәтүдән алып штраф салуга кадәр санкцияләр каралган. Штраф суммасы 1500-2000 сум булырга мөмкин. Вазифадагы затларга ул – 5000-7000 сум. Юридик затларга - 50 меңнән алып 70 мең сумга кадәр.

Хәзерге вакытта су объектларын тикшерү буенча махсус группа төзелеп,  алар рейдларга чыга.

Шуны билгеләргә кирәк, Иделдә әле боз утырып бетмәгән. Ә шунда, әле генә боз каплый башлаган урыннарда балыкчылар балык тота. МЧС хезмәткәрләрен күргәч бу экстремаллар качарга тырышса да, ул мөмкин эш түгел. Кайберләре  бозның куркыныч булмавын исбатламакчы була. Бозның куркынысчсыз калынлыгы  бер кеше өчен 7 см, агым урыннарда ул 12 сантимердан ким булмаска тиеш.

-Менә монда, яр буенда боз калын булырга мөмкин, ә эчтәрәк ул бик юка, - дип аңлата балыкчыларга ГИМСның инспекторлар  бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. – Хәзер МЧС хезмәткәрләре белән бердәм рейдлар су объектларына патрульгә чыгуга, уку йортларында  профилактик әңгәмәләр алып баруга юнәлтелгән.

ГИМС инспекторлары һәм янгын сагы хезмәткәрләре  балыкчылар белән әңгәмәләр оештыра, аңлату эшләре алып бара. Шул ук вакытта җәмәгать тәртибен саклау  бүлеге белгечләре  су объектларында кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзи. Ике көн эчендә барлыгы 13 беркетмә төзелгән инде.

Әгәр дә инде сезгә аңлатулар һәм штрафлар да булышмаса, бозга кереп боз астына китсәгез, инспекторлар боз өстенә ятарга, ярдәм чакырырга киңәш итә. Коткару хезмәтен телефоннан - 01, мобиль телефоннан 112 аша чакыртырга була.

Резидә Йосыпова   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рыбаки Выход на лед опасен Инспекторы ГИМС штраф