Ике авыру туганнарын сыендырган Ибраһимовлар: «Язмыш кочагына ташлыйсыбыз килмәде»
Мәрхәмәтлелек күңелләрендә генә калмаган. Кайбыч районының Шуширмә авылында Ибраһимовлар гаиләсе үз йортларына ике авыру туганнарын сыендырган. Алар моннан ике ел элек шәһәрдән күченеп кайткан. Нинди кадерле туганнар бу? Караучының сабырлыгы җитәме?
Сирәк очрый торган мондый мөгамәләне үзебез күреп кайттык.
Соңгы вакытта «туганым белән үпкәләштек», «туганнарым баегач, әллә кемләнде», «безнең йортта башка эзегез булмасын дип әйттем» кебек күңелсез сүзләрне ишетергә туры килә. Бер ананың күкрәк сөтен имеп үскән балаларга да, башка туганнарга да кагыла бу. Бер кан, бер җан югыйсә. Ә менә Ибраһимовларның тәвәккәллеге – бүгенге заманда үзе бер искитмәле гамәл. Күңелләре шулай кушкан.
– Башкача булдыра да алмас идек. Әтинең Казанда яшәүче бертуган Рауза апасы бар иде. Ире мәрхүм, ике авыру улын үзе тәрбияләде. Үзем мәңгелеккә китеп барсам, балаларны кем карар, дип бик борчылды. Илледән узсалар да, газиз бит. Безгә, өегезгә алып кайтырсыз, дип әйтергә уңайсызлангандыр, күрәсең. Үз тормышыбыз. Икесен дә карау җиңел булмаганын белә. Андый чакта апаны, ташламабыз, дип тынычландыра идек. Җәйләрдә кунакка кайтып, торып китәләр иде. Апа үлгәч, икетуганнарны авылга алып кайттык. Якыннарны билгесез язмыш кочагына ташлыйсыбыз килмәде, – ди 56 яшьлек Ришат Ибраһимов.
Хатыны Венераны да үгетлисе булмый. Бакcаң, ул үзе дә шул хакта уйлап йөргән. Ире белән утырып сөйләшкәннәр дә, уртак фикергә килгәннәр. Гел дөнья куып кына булмый. Бәясе берни белән дә үлчәнми торган нәрсәләр бар бит. Әлбәттә, сабырлык кирәк булачак. Егетләрнең холкы бертөрле түгел. Айдарга 55 яшь, ул – I группа инвалид. Аның белән күбрәк ишарәләр белән аралашалар. Кайбер сүзләрне генә әйткәли. Без килгәндә, Венера ханымның изү кидереп, аны ашатырга әзерләнеп йөргән чагы иде. Кайчак үзе дә биргән ризыкны капкалый икән. Илдарга 52 яшь. Анысы карап торышка өрлектәй ир кебек күренсә дә, психик яктан сәламәт түгел. Югыйсә һөнәре буенча югары белемле белгеч. Табиб күзәтүендә тора. Анысына да аерым тәрбия кирәк.
– Психик яктан авыру кешедән төрле нәрсә көтәргә була. Куркытмыймы? – дип тә сорадык.
– Юк, без аларның хәлен белешеп, гел игътибарда тотабыз. Табибка күрсәтеп, кушкан даруларын бирәбез. Атнага ике тапкыр юындырабыз. Мунчабыз ерактарак. Алып барырга якынрак булсын өчен яңаны төзергә җыенабыз. Бар яктан да риза үзләре. Ашауны төрләндерәбез, – ди Ришат әфәнде.
Аерым бүлмәдә яшиләр, урын-җирләре, өс-башлары чиста. Егетләрнең канәгать булуы йөзләреннән үк күренә. Бер-берсенә иптәш тә алар. Кайчак өй эшләрендә дә булышкалыйлар икән. Йоклаганда урыннарын җәяләр. Тәртип өчен анысы да ярап куя.
– Венера белән Ришат безне карый. Авылда рәхәт, тыныч. Рәхмәт инде аларга. Урамда һава сулап кергәлибез. Үзебез генә ялгыз яши алмас идек, – ди Илдар.
Ибраһимовлар өч кыз тәрбияләгән. Алар инде төрле якка таралышкан. Авыру булса да, туганнары өйгә бер ямь өсти әле. Венера алар хакына дип эшеннән дә киткән. Фермада бозаулар караган икән. Опекунлык рәсмиләштереп, ике ел инде авырулар тәрбияли. Бер дә зарланмый, көйләрен табарга була, ди. Ире Ришат моңа кадәр юллар төзегән, шабашкага йөргән. Башкортстанга вахта белән барып эшләгән хәтта. Хатынына булышырга якынрак булсын дип, «Магнит» кибетенә каравылчы булып урнашкан. «Энекәшләр белән бергә олыгаябыз. Туганлык җепләрен саклап яшәргә язсын. Аларны тәрбияләргә сәламәтлек булсын», – ди Ришат.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев